-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 октябрь 2025, 11:30

Эш вакыты үткән иде

─ Мин эш сменасы тәмамланганнан соң чишенү бүлмәсендә алкоголь кулландым, аннары каравылда кул куеп, эштән чыктым. Тәмәке тарту бүлмәсендә минем исерек икәнемне күреп, җитәкчегә хәбәр иткәннәр. Ул аңлатма язуы алды. Мин анда сменадан киткәндә гаилә проблемалары белән бәйле рәвештә спиртлы эчемлек эчтем, дип яздым. Мине ниндидер мәддә буенча эштән чыгара алалармы? Соңыннан аңлатма язуын кире алып буламы? Миңа тагын штраф яздылар, вазыйфада түбәнәйтәбез, диделәр. Мин 2 атна отработка белән эштән китү турында гариза язудан баш тарттым һәм “больничный”га киттем.

Эш вакыты үткән иде
Эш вакыты үткән иде
1) Әгәр сез, чыннан да, эш сменасы тәмамланганнан соң алкоголь куллангансыз икән, бу эшкә исерек хәлдә килгән өчен мәддә буенча эштән азат ителүегез өчен нигез була алмый. Әмма, әгәр эш бирүче сезнең эш вакытында исерек булуыгызны исбатлый алса, бу дисциплинар җәза алу өчен нигез булырга мөмкин.
 
2) Әгәр сез аңлатма язуы басым астында язылды яисә анда дөрес булмаган мәгълүматлар бар, дип санасагыз, аны кире алырга хокуклы. Әмма, әгәр аңлатма инде эш бирүче тарафыннан кабул ителгән һәм исәпкә алынган икән, моны эшләү катлаулырак булырга мөмкин.
 
3) Эш бирүче хезмәткәрләргә штраф салырга хокуклы түгел, чөнки бу хезмәт законнарында каралмаган. Әгәр сезгә штраф язылса, сез бу карарга бәйле Хезмәт инспекциясенә яки судка шикаять бирә аласыз.
 
4) Вазыйфадан төшерү, шулай ук, хезмәт законнарына нигезләнергә һәм рәсмиләштерелергә һәм аңа сезнең ризалыгыгыз булырга тиеш.
 
5) Әгәр сез үз теләгегез белән эштән китү турында гариза биргән булсагыз һәм сезнең урынга башка хезмәткәр чакырылмаган булса, гаризаны ике атналык отработка тәмамланганчы кире алаласыз.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас