– Чыршыларны законсыз кискән өчен штраф күләме 3 меңнән 4 мең сумга кадәр тәшкил итә. Әгәр китерелгән зыян зур дип бәяләнсә, аерым очракларда 500 мең сумга кадәр штраф белән җинаять җаваплылыгы да кулланылырга мөмкин.
Шуны онытмагыз: Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать тәртибен, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу, шулай ук тиешсез урыннарда алкоголь эчү штраф белән яный.
Моннан тыш, пиротехника ату катгый регламентланган. Ул махсус билгеләнгән урыннарда гына рөхсәт ителә һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Тыгыз торак төзелешле ихаталарда, балалар мәйданчыкларында, парковкаларда һәм башка шундый урыннарда салют ату тыела. Хокук бозучыларга административ штраф 2-5 мең сум тәшкил итә.
Яңа ел каникулларында еш кына төнлә тынлык режимы үтәлми. Яңа ел төнендә искәрмә ясала, әлбәттә, әмма башка көннәрдә режим үтәлергә тиеш. Төнлә көчле музыка кую, ремонт эшләре, яки шау-шулы күңел ачулар өчен 500 сумнан 3 мең сумга кадәр штраф яный.