+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мең дә бер киңәш
12 Апреля , 11:48

Каз бәбкәсен ничек сайларга?

Сәке астында утырган казыгыз булмаса, бу киңәшләргә колак салыгыз.

Каз бәбкәсен ничек сайларга?Каз бәбкәсен ничек сайларга?
Каз бәбкәсен ничек сайларга?

Каз бәбкәсен сатып алганда ук эрене сайларга киңәш итәләр. Вак бәбкә каз булгач та шулай вак булып кала.

 

Шулай ук аягында нык басып торуы кирәк. Бәбкәнең башын артка таба сыйпап карарга кирәк. Әгәр ул егылмыйча, аягында басып кала икән, бу – яхшы дигән сүз. Егылып, тора алмыйча азапланган бәбкә өметле түгел.

Тагын бер төрле сынап карарга мөмкин: бәбкәне аркасына яткырып, кендеген карагыз. Әгәр ул эчкә суырылган һәм караңгы төстә икән, авыру яки инкубацияне дөрес узмаган дигәнне аңлата.


Фото: социиаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас