+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
9 Сентября , 11:31

Көзге кәефсезлек белән ничек көрәшергә?

Көзге кәефсезлек белән ничек көрәшергә?Көзге кәефсезлек белән ничек көрәшергә?
Көзге кәефсезлек белән ничек көрәшергә?

Көн яктысы кыскара барган саен, күпләр бер үк нәрсәне сизә: иртән тору авырлаша, арыганлык тизрәк килә, кәеф күтәрелми. Моның сәбәбе нәрсәдә һәм көзге кәефсезлекне ничек җиңәргә? Бу сорауга Пермь милли тикшеренү политехник университеты галимнәре җавап бирә.

Көзге кәефсезлек белән ничек көрәшергә: 5 ысул

Сезонлы үзгәрешләрнең тәэсирен киметү өчен организмга ярдәм итәргә кирәк. Психолог Юлия Неверова моны гади адымнардан башларга киңәш итә.

Күбрәк хәрәкәт итегез. Саф һавада йөрү, бию, йөзү белән шөгыльләнү файдалы. Атнага берничә тапкыр уртача физик активлык хәлне сизелерлек яхшырта – үзегезне артык арытып бетерергә кирәк түгел.

Йокы режимын саклагыз. «Йокы һәм уяулык режимын саклау, хәтта ял көннәрендә дә якынча бер үк вакытта йокларга һәм торырга тырышу мөһим», – ди Неверова.

Төрле һәм файдалы ризыклар ашагыз. Туклану да мөһим роль уйный. Аеруча татлы ризыкларны чамадан тыш кулланмаска кирәк: шикәрнең артык булуы кәефнең еш үзгәрүенә китерергә мөмкин.

Тере аралашыгыз. Дуслар һәм якыннар белән очрашу телефоннан язышуга караганда кызыклырак һәм файдалырак. Кешеләр белән күбрәк күрешеп аралашырга тырышыгыз.

Социаль челтәрләрдә вакытны кыскартыгыз. Социаль челтәрләрдә күп утыру урынына тере очрашуларга күбрәк вакыт бүлеп була – берсе икенчесе өчен вакытны бушата.

Нигә көзен гел йокы килә?

Сәбәбе – көн яктысының озынлыгына бәйле рәвештә организмда гормоннар бүленеп чыгу үзгәрә. Медицина фәннәре кандидаты Валерий Литвинов аңлатуынча, безнең борынгы бабаларыбызда көн кыскара башлагач, мелатонин бүленеп чыгу арткан, баш мие активлыгы кимегән, матдәләр алмашы акрынайган. Организм салкынга һәм азык җитмәү ихтималына әзерләнгән.

Мелатонин никадәр күбрәк булса, яхшы кәеф өчен җаваплы дофамин һәм серотонин күләме шулкадәр кимегән, шуңа күрә гомуми активлык та түбәнәйгән.

– Хәзер бу реакция сизелерлек азрак чагыла, – ди Литвинов. – Шул ук гормональ үзгәрешләр саклана, ләкин алар инде элеккечә ачык нәтиҗәләргә китерми.

Нигә смартфон һәм көн тәртибе кәефсезлекне көчәйтә?

Салкынга әзерләнү механизмы беркая да югалмаган, әмма хәзер аңа кешенең яшәү рәвеше дә йогынты ясый. Көзен тормыш ритмы тизләшә, ә стресс сезонлы факторларга – кыска көннәргә, озакка сузылган яңгырларга, температураның түбәнәюенә өстәлә.

Көндәлек тормыш рәвеше дә үз ролен уйный. Кешеләр төн уртасына кадәр телефон карап утыра, зарарлы ризыкларга өстенлек бирә һәм җитәрлек хәрәкәтләнми. Организм айлар буе йокы җитмәү һәм файдалы матдәләр аз булу шартларында яши, ә көз җиткәч, җыелган арыганлык тагын да ныграк сизелә.

Көз җитте дип моңаймагыз, салкыннарга бирешмәгез! Бу киңәшләрне үтәү сезгә үзегезне яхшырак хис итәргә ярдәм итәр.

Фото: rg.ru

Автор:Айсылу Камалова
Читайте нас