Юлдагы авария – теләсә кайсы машина йөртүче очрарга мөмкин булган стресслы хәл. Мондый мизгелдә каушап калу табигый, әмма нәкъ беренче минутларда дөрес эш итү соңыннан страховка, документлар һәм вакыйганы ачыклау белән бәйле проблемаларны киметергә ярдәм итәчәк. Иң мөһиме – тынычлык саклау, авария урыныннан китмәү һәм һәр адымны мөмкин кадәр дөрес рәсмиләштерү.
Беренче минутлар
Машинаны туктатыгыз, двигательне сүндерегез, авария сигнализациясен кабызыгыз һәм яктылык кайтаргыч жилет киегез. Юлдагы башка катнашучыларга комачау итмәс өчен, мөмкин кадәр тиз арада авария урынын билгеләргә кирәк. Авария урынын үз белдегегез белән калдырып китәргә ярамый.
Киңәш. Көзге-кышкы чорда һәм караңгы вакытта машинадан чыкканда аеруча сак булыгыз: юлдагы хәрәкәтне күзәтегез һәм үз хәвефсезлегегезне кайгыртыгыз.
Кисәтүче билге куегыз
Башка машина йөртүчеләр сезнең транспорт чарасын алдан күреп, тизлеген киметсен өчен авария-туктату билгесе куела. Шәһәрдә ул машинадан кимендә – 15 метр, шәһәр читендә 30 метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш.
Зыян күрүчеләр бармы?
Икенче адым – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның хәлен тикшерү. Кемнең дә булса сәламәтлегенә зыян килгән икән, 103 яки 112 номерына шалтыратып, авария урыны һәм зыян күрүчеләр саны турында хәбәр итегез. Медицина хезмәткәрләре килгәнче беренче ярдәм күрсәтергә мөмкин, ләкин кешене кирәксезгә күчерергә ярамый. Муен яки умыртка баганасы җәрәхәте ихтималы булганда аеруча сак эш итәргә кирәк. Кешене бары тик аның гомеренә турыдан-туры куркыныч янаганда гына күчерергә ярый.
Машиналарны күчерергә ашыкмагыз
Бәрелештән соң машиналарның һәм ватылган детальләрнең торышы авариянең ничек килеп чыкканын ачыклау өчен мөһим. Шуңа күрә аларны мөмкин кадәр шул урында калдырырга кирәк. Әгәр юлны бушату өчен күчерү мәҗбүри булса, авария урынын, машиналарның торышын һәм зыянны тулысынча фото-видеога төшерегез.
Ярамый! Дәлилләрне теркәп бетермичә, машинаны ремонтка бирмәгез һәм үз белдегегез белән күчермәгез.
ЮХХДИ чакырыргамы?
Аварияне рәсми рәвештә ЮХХДИ аша теркәү таләп ителгән төп очраклар: зыян күрүчеләр булса; икедән күбрәк машина катнашса; өченче зат милкенә – юл билгесенә, коймага, баганага, бинага һәм башка объектларга зыян килсә; машина йөртүчеләрнең берсендә гамәлдәге ОСАГО полисы булмаса; водительнең исерек булуына яки адекват булмавына шик туса; шулай ук гаеп һәм авария шартлары буенча бәхәс килеп чыкса һәм аны кушымта аша рәсмиләштерү мөмкин булмаса.
Киңәш. Икенче машина йөртүче “үзебез генә хәл итәбез” дисә дә, зыян күләме яки гаеп мәсьәләсе аңлашылмый икән, ашыкмагыз. Рәсмиләштерү ике якның да хокукларын яклый.
Европротокол мөмкинме?
Европротокол, кагыйдә буларак, авариядә бары тик ике автомобиль катнашканда, зыян күрүчеләр һәм өченче зат милкенә зыян булмаганда, ике йөртүченең дә гамәлдәге ОСАГО полисы булганда һәм авария шартлары белән ике як та килешкәндә кулланыла.
Игътибар! Килешү булмаса, документка уйламыйча кул куймагыз. Бәхәсле очракта рәсми хезмәтләрне чакыру дөресрәк.
Дәлилләрне югалтмагыз
Авария урынын башта гомум планда берничә яктан төшерегез: кадрда ике машинаның торышы, юлдагы сызыклар, билгеләр, светофор һәм тирә-як күренсен. Аннары автомобильләргә китерелгән зыянны якыннан фотога төшерегез. Дәүләт номерларын, тормоз эзләрен һәм башка мөһим детальләрне дә теркәгез.
Видеорегистратор язмасын да саклагыз: күп кенә җайланмалар иске файлларны яңа язмалар белән алыштыра.
Киңәш. Фото-видеоны “зыян барыбер күренә” дип кенә чикләмәгез. Авария урыны никадәр тулырак теркәлсә, вакыйганы соңыннан шулкадәр җиңелрәк күзалларга мөмкин булачак.
Документларны әзерләгез
Аварияне рәсмиләштергәндә һәм страховка компаниясенә мөрәҗәгать иткәндә паспорт, машина йөртү таныклыгы, СТС, ОСАГО полисы, юл-транспорт вакыйгасы турында рәсми мәгълүмат, европротокол яки ЮХХДИ төзегән документлар кирәк.
Онытмагыз! Документларның кәгазь һәм электрон күчермәләрен аерым саклагыз. Авария вакытында кирәкле кәгазьләрне эзләп вакыт сарыф итмәү өчен аларны бер папкага туплап куегыз.
Ашыкмыйча эш итегез
Документлар тутырылганнан соң да эш бетми. Страховка компаниясенә авария турында хәбәр итәргә, эксперт караганчы автомобильне ремонтка бирмәскә кирәк. Карау нәтиҗәләре буенча актны саклагыз. Түләү күләме белән килешмәсәгез, бәйсез экспертиза үткәрү мөмкинлеген карарга була. Страховка компаниясе түләүдән баш тартса, нигезләнгән язма җавап сорагыз.
Бу мөһим! Машинаны страховка компаниясе караганчы ремонтлау зыянның чын күләмен бәяләүгә комачаулый һәм түләү мәсьәләсендә бәхәскә китерергә мөмкин.
Гаепле качып китсә
Мондый очракта вакытны сузмыйча ЮХХДИгә хәбәр итегез. Машинаның маркасын, төсен, дәүләт номерының хәтердә калган өлешен һәм кайсы якка китүен әйтегез. Якындагы йортлар, кибетләр, парковкалар камералары һәм башка автомобильләрнең видеорегистраторлары ярдәм итә ала.
Киңәш. Номерны тулысынча хәтерләмәсәгез дә, хәтердә калган берничә санны яки хәрефне әйтегез. Вакыйга турында никадәр тиз хәбәр итсәгез, эзләү мөмкинлеге шулкадәр югарырак булачак.
Иң зур хаталар
авария урыныннан китү;
машиналарның торышын фото-видеога төшермичә күчерү;
икенче машина йөртүче белән бары тик телдән генә килешү;
документларны укымыйча имзалау;
автомобильне страховка тикшерүенә кадәр ремонтлау;
видеорегистратор язмасын сакламау.
Ярамый! “Соңыннан хәл итәрбез” дигән сүзгә генә ышанмагыз. Аварияне документлар белән рәсмиләштерү ике якның да хокукларын яклый.
Шулай итеп...
Авариягә тарыган очракта:
Туктарга, авария сигнализациясен кабызырга һәм хәвефсезлекне тәэмин итәргә.
Яктылык кайтаргыч жилет кияргә, авария-туктату билгесен куярга.
Зыян күрүчеләрне тикшерергә, кирәк булса 103,112 номерларына шалтыратырга.
Машиналарны күчергәнче, авария урынын фото-видеога төшерергә.
Шаһитларның контактларын һәм видеорегистратор язмасын сакларга.
Европротокол яки ЮХХДИ аша аварияне дөрес рәсмиләштерергә.
Страховка компаниясенә хәбәр итәргә, эксперт тикшерүенә кадәр ремонт башламаска.
Барлык документларны, фотоларны һәм видеоларны сакларга.
Элина ФӘЙЗУЛЛИНА