+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 июль 2021, 11:52

Мөһим дата: 75 ел элек “Туймазы – Уфа” магистраль нефть үткәргече төзелә башлады

75 ел элек Башкортстанның Туймазы районында “Туймазы – Уфа” магистраль нефть үткәргече төзелә башлады. Ул Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы нефть яткылыкларында масштаблы эшләр башкаруны башлап җибәрде, соңрак Урал-Себер төбәгенең магистраль торба үткәргечләре системасына нигез булды.

“Туймазы – Уфа” нефть үткәргече булдыру турындагы карар 1946 елның гыйнварында СССР Халык комиссарлары советы тарафыннан кабул ителде. «Центрспецпроект» институты 182.8 километр озынлыкта, 350 миллиметр диаметрлы, елына 2 миллион тонна (аннан елына 3 миллион тоннага кадәр арттыру мөмкинлеге белән) нефть үткәрү сәләтенә ия булган нефть үткәргеченә проект эшләде. Сугыштан соңгы авыр елларда барлык эшләр дә кулдан башкарылды, төзелешкә шушы трасса үтәчәк районнарда яшәүчеләр җәлеп ителде, атап әйткәндә нефть үткәргеч өчен траншеяләр салганда 20 меңгә якын кеше эшләде. Шул ук вакытта насос станцияләре һәм булачак хезмәткәрләр өчен торак төзелде.Нефть үткәргеч төзелеше барышында 24 мең тонна торба салынган, 28,6 мең җирдән тоташтыру эретеп ябыштырылган, 200 километр озынлыкта элемтә сузылган. Нефть магистрале Агыйделне кертеп 17 су киртәсен, 7 зур чокыр,  тимер юлын, 30 чакрым урман һәм сазлыкларны кисеп чыккан. 1947 елның 3 сентябрендә Туймазы яткылыгыннан беренче партия нефть яңа торбалардан эшкәртелер өчен Уфага китерелде.Бүгенге көндә дә  “Туймазы – Уфа” нефть үткәргече эшен дәвам итә. Аның эшчәнлеге “Транснефть” системасындагы барлык заманча югары таләпләренә туры китерелеп башкарыла: торба эченә диагностика үткәрелә, телемеханизацияләү системасы эшли, технологик процесс микропроцессорлар базасында автоматлаштырылган система ярдәмендә башкарыла.Магистраль төзелешенең 75 еллыгына “Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте басма һәм электрон киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен пресс-тур оештырды.  Киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Туймазы нефть үткәргеч идарәлегендә булды, заманча автомобиль һәм махсус техника паркы, Бердәм диспетчерлык идарәсе системасы белән танышты. Экскурсиянең төп өлеше «Субханкулово» линия җитештерү-диспетчерлык станциясендә һәм «Туймазы – Уфа» насос нефть үткәргечендә булды. Пресс-турда катнашучылар оештыручыларга предприятиенең җитештерү объектларында булу, төбәктә торбаүткәргеч транспорты үсеше тарихы һәм «Транснефть» системасының иң эре оешмаларының көндәлек эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.

Автор:Рекламная Служба(RBSMI)
Читайте нас: