+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 июль 2021, 11:54

Энергияне сакчыл куллану – файдалы экономияләүгә китерә

Энергияне сакчыл файдалану экономияләүгә ярдәм итә: «Транснефть – Урал» акционер җәмгыятендә энергоресурсларның чыгымнары киметелде.

«Транснефть – Урал»да энергия саклау буенча эшләргә шушы арада йомгак ясалды. Белгечләр бәһалаганча, предприятие 48 миллион сум, ягъни 1400 тоннадан артык шартлы ягулык экономияләгән.

Моны тормышка ашыру өчен энергия нәтиҗәлелеген арттыруга төрле комплекслы чаралар үткәрелде. Аеруча нефть ташу һәм нефть продуктларын технологик процессларын оптимизацияләү  Русиянең җиде төбәгендә тормышка ашырыла. Шулай ук мөһим өлешне магистраль торба үткәргечләрнең эчке ягын һәм фильтрларын асфальт, сумала, парафин калдыкларыннан вакытында чистартып тору кертелде. Тулаем алганда, шушындый барлык чаралар да  «Транснефть – Урал» акционер җәмгыятендә 11,4 миллион кВт сәгатькә электр энергиясен куллануны киметте.

Икенче ярты елда да бу .нәлештә эшләр дәвам итәчәк. Атап әйткәндә, ел азагына кадәр магистраль насос агрегатларын хәрәкәткә китерә торган 12 электр двигателен сафка кертү планлаштырыла. Бу электр двигательләренең файдалы эшенең югары коэффициенты – предприятие объектларының җитештерү эше нәтиҗәсен арттыра. Якын арада “Олы-Теләк” җитештерү диспетчер станциясендә һәм “Канаш” (Чиләбе өлкәсе) нефть куучы станцияләрендә җылылык челтәрен модернизацияләү һәм казанлыкларны реконструкцияләү эшләре тәмамланачак. Бу эшләр предприятиеләргә 50 тонна шартлы ягулыкны экономияләүгә ярдәм итәчәк.

«Транснефть – Урал» акционер җәмгыятенең энергетика сәясәтенең төп принципларының берсе – планлы рәвештә, энергия ресурсларын экономияләүче чаралар исәбенә, энергия нәтиҗәлелеген арттыру  тора.

Предприятиенең энергияне саклау планы һәм аны тормышка ашыру халыкара стандартларга ярашлы сертификацияләнгән ISO 50001:2011. энергетик менеджмент системасына туры килә.

Автор:Рекламная Служба(RBSMI)
Читайте нас: