+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 июнь 2023, 21:19

Уфада Союз дәүләтенең бердәм хокукый системасына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде

Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумының секция эшләренең берсе Союз дәүләтенең бердәм хокукый системасы мәсьәләләренә багышланды. Чарада үсешнең хәзерге хәле һәм перспективалы юнәлешләре анализланды.

Уфада Союз дәүләтенең бердәм хокукый системасына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде
Уфада Союз дәүләтенең бердәм хокукый системасына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде

Секция эшен Русия Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Полетаев ачты. Ул искәрткәнчә, агымдагы елның 6 апрелендә Владимир Путин һәм Александр Лукашенко Русия һәм Белоруссия Союздаш дәүләтенең Югары Дәүләт Советы утырышында «2021-23 елларга Союздаш дәүләт төзү турындагы шартнамә нигезләмәләрен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләрен» үтәү барышын тикшерделәр, анда кайбер юнәлешләр буенча эшнең югары дәрәҗәсе билгеләнде.

- Бердәм икътисади киңлек булдыру, салым һәм таможня законнарын оештыру, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек - безнең өчен өстенлекле. Безнең дәүләтләрдә бердәм хокукый өлкә булдыру буенча зур адымнар ясалды. Эш белән тәэмин итү, хезмәт миграциясе, страховка, социаль һәм пенсия тәэминаты өлкәсендә килешенгән сәясәт алып барыла. Бу чаралар административ һәм башка киртәләрне максималь рәвештә бетерүгә китерә, – диде Владимир Путин.

Беларусь Республикасы вәкиле республика Советының законнар һәм Дәүләт төзелеше буенча Даими комиссиясе рәисе Сергей Сивец фикеренчә, безнең илләрнең киң спектр мәсьәләләр буенча үзара хезмәттәшлегенең югары динамикасы оперативлык таләп итә.

- Миңа хокукый кырда җитди уңышларга ирешелүен билгеләп үтү күңелле - бигрәк тә милли, чик буе, хәрби, мәгълүмати һәм башка хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлыларын. Җитештерүне, хезмәтне, мәгарифне, миграцияне регламентлаштыручы кануннар шактый якынайган, - диде Сергей Михайлович.

Үзенең чыгышында Беларусь Республикасы энергетика министры Виктор Каранкевич форумны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм Союз дәүләтенең законнар чыгару мохитен формалаштыруның төп аспектларын билгеләде.

– Бу үз миссиясен тулысынча тормышка ашыра торган нәтиҗәле диалог платформасы, - дип ассызыклады ул.

Видеоэлемтә аша секция эшенә Русия Федерациясе энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин да кушылды. Секциядә катнашучылар, докладларны тыңлап, Союз дәүләте уникаль интеграция моделе һәм сәяси ихтыярларның килешүчәнлеге һәм бердәмлегенең ачык мисалы булып тора дигән фикердә килештеләр. Берлектәге дәүләтнең бердәм хокукый системасын алга таба төзү, үзара мәнфәгатьләрне исәпкә алып, паритет нигезендә үтәргә тиеш.

Яклар шулай ук берничә килешү дә имзалады.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: