+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 август 2023, 14:54

Казахстан партнерларыбыз Башкортстанга зур кызыксыну һәм игътибар белән карый

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Казахстан Республикасында Башкортстан рәсми делегациясенең эше турындагы доклад белән төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров чыгыш ясады. Ул йомгаклар һәм ирешелгән килешүләр турында сөйләде.

Казахстан партнерларыбыз Башкортстанга зур кызыксыну һәм игътибар белән карый
Казахстан партнерларыбыз Башкортстанга зур кызыксыну һәм игътибар белән карый

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан белән Казахстан традицион рәвештә төрле өлкәләрдә тыгыз элемтәдә тора.

- Узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 10 процентка диярлек артты. Агымдагы елның беренче яртысында да шулай ук уңай динамика күзәтелә. Үсеш 4,4 процент тәшкил итә, - дип уртаклашты Андрей Назаров.

Премьер-министр ассызыклаганча, визит кысаларында урындагы тау эшкәртү компанияләренең берсе белән сөйләшүләр алып барылган, аның белән Сибай тау-баектыру комбинаты турында фикер алышынган.

- Хәзер без Сибай предприятиесенең милек комплексын кабул итүнең максатчанлыгын бәяләү белән шөгыльләнәбез. Параллель рәвештә комбинат базасында җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен стратегик инвесторны җәлеп итү мәсьәләсен тикшерәбез. Хөкүмәт компанияләр белән сөйләшүләр алып бара, алар үз технологияләрендә баектыру фабрикасын һәм Сибай тау-баектыру комбинатының башка инфраструктурасын куллана ала. Безгә инвестор табу мөһим. Бу тау эшкәртү инфраструктурасын тергезәчәк, эш урыннарын саклап калачак, шәһәрнең экологик проблемаларын хәл итәчәк, – дип аңлатты Андрей Назаров.

Башкортстан Хөкүмәте җитәкчесе, шулай ук, Казахстан индустрия һәм инфраструктура үсеше министры Марат Карабаев, Русиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Алексей Бородавкин һәм Русиянең Казахстандагы сәүдә вәкиле Антон Логинов белән сөйләшүләр нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Андрей Назаров "Башкортстанда озын гомерлелек" проектын тәкъдир итү турында сөйләде. Әлеге проект Казахстан партнерлары тарафыннан зур кызыксыну тапкан.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: