+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 гыйнвар , 16:08

Константин Толкачев: “Без экстремистлар һәм сепаратистларның гамәлләренә җавап бирергә тиешбез!”

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары пленар утырышта республика Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстанда милләтчелек һәм шовинизм күренешләренә карата компромиссыз позициясен хуплады.

Константин Толкачев: “Без экстремистлар һәм сепаратистларның гамәлләренә җавап бирергә тиешбез!”
Константин Толкачев: “Без экстремистлар һәм сепаратистларның гамәлләренә җавап бирергә тиешбез!”

Парламент Рәисе Константин Толкачев билгеләвенчә, Баймакта булган хәлләр республикада яшәүчеләрне генә түгел, ә тоташ Русия халкын борчый һәм төбәктән читтә дә кызыксыну уята.
– Без, һәр яктан да уңайлы төбәк, милләтчелек һәм шовинизм күренешләре белән очрашырбыз дип беркайчан да уйламаган идем. Исегезгә төшерәм, Дәүләт җыелышы-Корылтай республика Башлыгы, Хөкүмәт белән бергә законлылык торышы, гражданнарны хокукка каршы гамәлләрдән яклау өчен җаваплы, – диде Константин Толкачев. Провокаторларның бурычлары билгеле: низаг тудыру, дошманлаштыру, халыкны бер-берсенә каршы кую. Шушы максат белән куәтле ялган мәгълүмати һөҗүм оештырыла, ул бүген дә дәвам итә, тынмый, ә кайбер аспектларда хәтта көчәйтелә. Чын дошман белән көрәшнең үзәге – махсус хәрби операция үткәрү зонасы, анда ватандашларыбыз һәлак була, коточкыч терактлар башкарыла. Һәм без бүген Русия Президенты һәм республика Башлыгы куйган бурычларны хәл итүдә һичкайчан булмаганча берләшергә тиешбез.
Константин Толкачев Радий Хәбировның, кабинетларда азрак утырып, күбрәк гражданнар белән очрашу һәм проблемалы хәлләрдә оператив рәвештә җавап бирү үтенечен искә төшерде.
– Парламентның халык белән эшләвенең төрле юллары бар, – диде Константин Толкачев. – Бу сайлау округларында очрашулар, гражданнарны кабул итү, күчмә утырышлар, социаль челтәрләр. Төрле дәрәҗәдәге экстремистлар һәм сепаратистларның гамәлләренә ачык җавап бирергә, аңлату эшләре алып барырга, гражданнарыбызны борчыган сорауларга һәм проблемаларга ачыклык кертергә кирәк. Депутатларның республика Башлыгы чыгышларында яңгыраган бурычларны үтәү өчен булган барлык чараларны кулланачагына ышанам. Беркем дә республикадагы хәлләрдән читтә калырга тиеш түгел. Без барыбыз да халык алдында, Русия алдында Башкортстан һәрвакыт барлык этносларга яшәү өчен иң уңайлы урын булып калсын, республикада яшәүче һәр кеше теләкләрен тормышка ашыра алсын өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылсын өчен җаваплы.

Фото Дәүләт җыелышы-Корылтай сайтыннан.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: