+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 февраль , 12:00

Төркиядә Путин килүенә өметләнәләр

Әнкара Русия Президенты Владимир Путинның Төркиягә сәфәре ике илдә дә сайлау циклыннан соң булыр дип өметләнә, дип хәбәр иткән “РИА Новости”га бу ил Президенты хакимиятендәге чыганак.  

Төркиядә Путин килүенә өметләнәләр
Төркиядә Путин килүенә өметләнәләр

"Сәфәр әзерләнә, конкрет вакыты әле билгеләнмәгән. Бу ике илдә сайлау циклыннан соң булыр дип өметләнәбез", – дип, чыганак сүзләрен китерә “РИА Новости».

Элегрәк Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Путинның Төркиягә сәфәре датасы Русиядә электораль циклны һәм Төркиядә Рәҗәп Тайип Эрдоганның Президент графигын исәпкә алып билгеләнәчәк.

Русиядә 15-17 мартта Президент сайлаулары узачак, ә Төркиядә 31 мартка урындагы үзидарә органнарына сайлаулар планлаштырылган.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: