- Таҗикистан белән мөнәсәбәтләр бик конструктив, яхшы темплар белән үсә. Таҗикстан - безнең ышанычлы союздашыбыз һәм яхшы икътисади партнер. Русия Федерациясе Таҗикстанның сәүдә-икътисади партнерлары арасында беренче урында тора, инвестицияләр күләме буенча – икенче урында: узган елда да арту булды, быел да арту булачак, зур түгел, әмма шулай да ул булачак.
Шуны да билгеләп үтәсем килә: төбәкара хезмәттәшлеккә дә зур әһәмият бирәбез. Таҗикстанның күп кенә төбәкләре һәм Русия Федерациясе субъектлары үзара турыдан-туры мөнәсәбәттә, һәм бу безнең ике яклы багланышлар үсешенә сизелерлек өлеш кертә, - диде Владимир Путин.
- Ел йомгаклары буенча Русия Таҗикстанның төп сәүдә-икътисади партнеры булып тора, товар әйләнеше 20 процентка диярлек арткан, мәдәни-гуманитар өлкәдә элемтәләр актив үсә. Бүген Сезнең белән үзара мөнәсәбәтләребезнең бу һәм башка мәсьәләләре, шулай ук халыкара һәм төбәк тематикасы, хәвефсезлек мәсьәләләре турында фикер алышырга әзермен, - диде аңа Эмомали Рахмон.
Фото: kremlin.ru