– Константин Борисович, 30 ел элек Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай оештырылды. Ул вакытта депутатлар алдында нинди бурычлар торды?
– Ул чорда, асылда, дәүләт-хокукый берәмлек буларак, яңа Башкортстан – Русия Федерациясенең субъекты барлыкка килде. 1995 елда парламентка үз эшен республика һәм бөтен ил өчен тарихи борылыш чорында башларга туры килде.
1995 елның 5 мартында Башкортстанда 4 елга яңа типтагы парламент сайланды. Ул вакытта ул ике палатадан – Вәкилләр (югары) һәм Закон чыгару (түбәнге) палаталарыннан тора иде. Шул ук вакытта Вәкилләр палатасы депутатлары профессиональ даими нигездә эшләде. 2003 елдан безнең парламент бер палаталы булды, депутатлар 5 елга сайлана.
Сәяси һәм икътисади чынбарлык тиз үзгәргән шартларда депутатлар алдында яңа законнар базасын булдыру буенча гаять катлаулы бурычлар торды. Башта ук республика Хөкүмәте белән бер команда булып эшләгән депутатлар корпусы ул катлаулы елларда җаваплылыкның зур өлешен үз өстенә алды.
Дәүләт җыелышы-Корылтайда кызу бәхәсләр булды һәм яңа законнар кабул ителде, төбәкнең социаль-икътисади үсеш юнәлешләре һәм парламент традицияләре билгеләнде.
Барлык кыенлыкларны да җиңеп, элек эшләнгән иң яхшы эшләнмәләргә таянып, беренче чакырылыш депутатлары тарафыннан барлык кирәкле норматив-хокукый база булдырылды. Ул республикада социаль-икътисади һәм мәдәни үзгәрешләрне законнар белән тәэмин итү өчен ныклы нигез салды. Тормыш өчен мөһим законнар һәм карарлар кабул иткәндә Дәүләт җыелышы-Корылтай күп юнәлешләрдә илдә беренчеләрдән булды.
Әлбәттә, шуны да онытырга ярамый: республика парламенты буш урында барлыкка килмәде. Республика Дәүләт җыелышы-Корылтай – БАССР Югары Советының лаеклы дәвамчысы. Бу – үзенчәлекле бер дәвер.
– Дәүләт җыелышы-Корылтай ул елларда нинди юнәлешләрдә эшләде, аңа нинди бурычлар йөкләтелгән иде?
– Катлаулы 90нчы елларда, Дәүләт җыелышы-Корылтайны формалаштыру чорында республика тормышының төп кануннары эшләнде. Алар бүгенге көнгә кадәр безгә бөтен системаның тотрыклылыгын сакларга ярдәм итә.
Беренче депутатлар халыкның ышанычын тулысынча акларга тырышты: алар төбәк законнарын кабул итеп кенә калмады, ә иң кискен сәяси һәм икътисади мәсьәләләр белән федераль парламентка мөрәҗәгать итте.
Әмма ул вакытта федераль законнар да әле языла гына башлаган иде. Һәм без еш кына заманнан алда барып, закон чыгару белән шөгыльләндек. Төбәкләрнең мондый хокукы 1996 елда Русия Конституцион суды карары белән беркетелде. 2000 елга бу төбәк һәм федераль законнарда аермалыкларга китерде.
Дәүләт башлыгы вазыйфасына Владимир Путин килү белән глобаль уңай үзгәрешләр башланды. Дәүләтчелекне ныгыту төбәк законнарын федераль законнар белән яраклаштыруны таләп итте. Безнең хокукый документлар федераль нормаларга туры китерелде, Башкортстан Конституциясенә һәм 200гә якын республика законына үзгәрешләр кертелде. Шул ук вакытта республиканың күп кенә законнары башка төбәкләр өчен үрнәк булды, ә кайберләре хәтта федераль закон чыгаручылар өчен дә кызыклы булды, чөнки кайбер мәсьәләләрдә без аларны узып киттек. Мәсәлән, республиканың су, урман, җир кодекслары, коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар тиешле федераль законнар кабул ителгәнче үк гамәлдә иде.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның аннан соңгы чакырылышлары закон чыгару базасын ныгытты һәм шуның белән хәзерге Башкортстанның аякка басуы өчен шартлар булдырды. Барлык чакырылыш депутатларның төп миссиясе – республика халкының иминлегенә хезмәт итүче законнар кабул итү, икътисадның һәм социаль өлкәнең алга таба үсеш өчен хокукый нигез булдыру.
– Константин Борисович, парламент республика җитәкчелеге һәм Хөкүмәте белән эшчәнлекне ничек оештырды?
– Традиция буенча, сәясәтчеләрдән һәм үз эшенең чын осталары булган сәнәгатьчеләр, педагоглар, җәмәгатьчелек, табиблар, галимнәр, мәдәният һәм бизнес вәкилләреннән торган депутатлар корпусы һәрвакыт тәҗрибәне һәм яңалыкларны оста берләштерде, заман таләпләренә лаеклы җавап бирде.
Парламент үсеше тарихында республика властеның башкарма һәм вәкиллекле тармаклары арасындагы хезмәттәшлек беркайчан да бозылмады. Депутатлар, парламент фракцияләре республика җитәкчелеге һәм Хөкүмәт әгъзалары белән даими рәвештә диалог алып барды. Бу төбәк үсеше өчен кирәкле карарларны кабул итәргә генә түгел, ә катлаулы вакытта туган сорауларга тиз арада җавап табарга да мөмкинлек бирде.
Социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү белән бергә, депутатлар дәүләт власте һәм урындагы үзидарә турындагы законнарны камилләштерде.
Республикада Кеше хокуклары, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, эшкуарларның хокукларын яклау институты, Башкортстан Иҗтимагый палатасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы, Башкортстан Конституцион советы һәм гражданлык җәмгыятенең башка яңа институтлары барлыкка килде. Күпбалалы гаиләләргә, инвалид балаларга, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга һәм башка категория гражданнарга ярдәм закон дәрәҗәсендә көчәйтелде.
– 2020 елда Русия Конституциясенә төзәтмәләр керткән чорда республика парламенты нинди эшләр башкарды?
– Чираттагы мөһим вакыйгалар алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай эшләгән чорга туры килде. Русия Конституциясенә 2020 елдагы төзәтмәләр дәүләт сәясәтендә урнашкан иң мөһим кыйммәтләрнең өстенлекләрен ассызыклады. Федераль законнарга да, төбәк законнарына да яңа этәргеч бирде.
Без 2021 елның октябрендә кабул иткән “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” Закон республика Конституциясен яңартылган федераль Конституциягә туры китереп кенә калмады, ә республика законнарында аның төбәктәге иҗтимагый-сәяси процесслар, республика үсешенең тарихи, географик, этномәдәни үзенчәлекләре нигезендә нормаларын киңәйтте. Шул ук вакытта әлеге законның аерым нормалары хокукый яңалык булып тора, аларның аналоглары әле республика дәрәҗәсендә генә түгел, тулаем Русия хокукый киңлегендә дә юк. Бу – аерым алганда, рухи, мәдәни, тарихи һәм табигый мирасны, шул исәптән “Шүлгәнташ” табигый тыюлыгын, “Ирәмәл” табигый паркын, табигать һәйкәлләре булган Куштау, Торатау, Юрактау тауларын конституцион дәрәҗәдә яклау.
– Узган 30 елда Дәүләт җыелышы-Корылтай эшчәнлегенә йомгак ясап, ниләр әйтергә була?
– Республика парламентының юбилей датасы – Башкортстан тарихында төрле сынауларны һәм чорларны берләштергән җитди вакыйга. Үткән өч дистә елда күп нәрсә үзгәрде: илнең сәяси һәм икътисади корылышы, дөньядагы хәлләр. Башкортстан парламенты бүгенге көнгә кадәр демократик үзгәртеп корулар, гражданлык җәмгыяте булдыру, гомумдәүләт мәнфәгатьләрен яклау курсын дәвам итә.
30 ел эчендә Дәүләт җыелышы-Корылтай өч меңнән артык закон кабул итте. Андый кануннар саны һәр чакырылыш белән арта барды. Хәзер без ел саен 200гә якын закон кабул итәбез. Әмма эш санда гына түгел, ә бу документларның һәркайсының кирәкле вакытта барлыкка килүендә һәм республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә бәйле конкрет бурычны хәл итүендә.
Икътисади кыенлыклар, пандемия, дустанә булмаган илләр ягыннан санкцияләр – мондый сынауларга җавап итеп, конкрет хәл-шартларда таләп ителгән нәтиҗәле ярдәм күрсәткән норматив-хокукый чишелешләр оператив эшләнде.
Соңгы берничә ел эчендә без икътисадны һәм бизнесны яклауга, эш урыннарын саклап калуга, сәламәтлек саклау системасын ныгытуга һәм мохтаҗларга өстәмә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән законнар кабул иттек.
Республика халкына, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук Башкортстандагы предприятиеләргә һәм оешмаларга ярдәм итү өчен коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында Гомумрусия нормаларына закон чыгару дәрәҗәсендә өстәмә рәвештә ярдәм итү буенча күп кенә төбәк чаралары расланды. Безнең бурыч гади һәм аңлаешлы иде – аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтү.
Бу закон чыгару башлангычларында гына чагылыш тапмады. Парламентарийлар шәхси акчаларына медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен саклану чараларын сатып алды һәм медицина учреждениеләренә тапшырды, волонтерлар үзәкләренә, күпбалалы гаиләләргә һәм өлкәннәргә ярдәм итте.
Махсус хәрби операция башлану белән депутатлар эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе хәрби бүлекчәләргә, республика яугирләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм итү булды.
Без Русия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ике миллион сум түләүне законлаштырдык. Алга таба без санкция басымы шартларында махсус хәрби операция ветераннарына, аларның якыннарына, республика икътисадына ярдәм итүгә юнәлтелгән тагын 30га якын закон кабул иттек. Гомумән алганда, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына Башкортстанда булдырылган социаль ярдәм системасы бүген үрнәк дип санала.
Депутатлар берничә тапкыр фронт яны территорияләренә гуманитар миссия белән барды. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары җитәкләгән предприятиеләр гуманитар ярдәм җыюда беренчеләр сафында тора. Узган елда гына да депутатлар башлангычы белән фронтка 150 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде.
– Федераль үзәк закон чыгаручылары һәм Русия төбәкләре парламентлары белән хезмәттәшлек ничек бара?
– Утыз ел эчендә без Русиянең 40тан артык субъектының закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек турында килешү төзедек. Парламентара хезмәттәшлек кысаларында без Дәүләт думасында закон чыгару башлангычларын алга этәрүдә көчләребезне берләштерәбез, норматив актлар чыгару тәҗрибәсе белән уртаклашабыз, уртак чаралар уздырабыз, коллегаларыбыздан алдынгы идеяләрне үзләштерәбез, төбәкләр арасында мәдәни һәм милләтара элемтәләрне ныгытабыз.
Тышкы сәяси аренада киеренкелек хөкем сөрүгә карамастан, Дәүләт җыелышы-Корылтай чит ил парламентлары, халыкара оешмалар белән дә элемтәләрне шактый нәтиҗәле үстерә. Депутатларыбыз Үзбәкстан, Беларусь, Азәрбайҗан, Абхазия коллегалары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли.
Идел буе федераль округы Закон чыгаручылары ассоциациясе мәйданчыкларында да коллегаларыбыз белән нәтиҗәле эшлибез. Ассоциациянең югары дәрәҗәдә оештырылган һәм күп уңай бәя алган чараларын без берничә тапкыр республикада кабул иттек.
Дәүләт җыелышы-Корылтай эшчәнлегенең соңгы еллардагы тагын бер үзенчәлеге – федераль башлангычларны гамәлгә ашыруда югары нәтиҗәлелек. Республика парламенты Дәүләт думасының соңгы ике чакырылышында федераль закон проектларын кертү буенча төбәк закон чыгару органнары арасында алдынгы урында тора. Агымдагы 8нче чакырылышта без 38 закон проекты тәкъдим иттек, шуларның дүртесе – федераль закон, ә берсе федераль конституцион закон статусын алды. Бу – искиткеч яхшы күрсәткеч. Без – лидерлар!
– Бүген республика парламенты нинди юнәлешләрдә эшли, кайсыларына өстенлек бирелә?
– 30 ел эчендә Русия үсте һәм ныгыды. Илебез көчәйгәннән-көчәя бара. Русиянең бердәм гаиләсендә Башкортстан – социаль-икътисади үсеш буенча яхшы күрсәткечләргә ия булган иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Безнең башкаларга күрсәтер, өйрәтер нәрсәләребез бар.
Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтай норматив-хокукый актларны яңарту, шулай ук күп кенә база законнарын кабул итү өстендә эшли. Беренче чиратта, бу заман һәм җәмгыять таләп иткән юнәлешләр.
Парламентның Башкортстан Башлыгы һәм республика Хөкүмәте белән хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклап үтәсем килә. Без иң мөһим закон проектлары өстендә бергәләп эшлибез, һәм иң мөһиме – төбәкне үстерүгә карата фикерләребез бер. Алга таба да бергәләп икътисадны үстерүне дәвам итәчәкбез, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын камилләштерәчәкбез, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү өчен уңай шартлар булдыру, инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү, гомумән, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне яклау буенча эш алып барачакбыз.
Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә депутатлар республика парламентының 30 ел эчендә формалашкан иң яхшы традицияләренә таяныр дип ышанам. Безнең традицияләр – сайлаучылар алдында җаваплылык, аларның мәнфәгатьләрен яклауда таләпчәнлек, туган Башкортстанга тугрылык һәм кешеләр белән диалогка әзер булу.
Башка төбәкләрдәге коллегалар, күрше дәүләтләрнең кардәш халыклары белән хезмәттәшлек нигезендә алда торган бурычларны хәл итү өчен көчләребезне берләштерәчәкбез.
Матбугатка Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.