-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 июль 2025, 20:03

Чит илдәге сәүдә вәкилләре белән эшлекле очрашу узды

Бүген республика йортында Башкортстан Башлыгы Русиянең чит илләрдәге – Алжир, Бразилия, Вьетнам һәм Филиппиндагы сәүдә вәкилләре белән очрашты. Көн тәртибендә - төбәкнең тышкы сәүдә хезмәттәшлегенең өстенлекле юнәлешләре.

Чит илдәге сәүдә вәкилләре белән эшлекле очрашу узды
Чит илдәге сәүдә вәкилләре белән эшлекле очрашу узды

Радий Хәбиров чит ил базарларында төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен Русиянең сәүдә вәкилләре һәм аларның Башкортстаннан хезмәттәшләре эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, 2024 елда республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 6,4 процентка арткан.

- Республиканың сәүдә вәкиллекләрен үстерү мәсьәләләренә без аерым игътибар бирәбез. Безнең сәүдә вәкилләребез министр урынбасарлары статусына ия, һәм аларга чит ил инвесторларын җәлеп итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән, - дип ассызыклады төбәк Башлыгы.

Башкортстанга сәфәр кысаларында сәүдә вәкилләре төбәк экспортерлары белән очрашты. Бизнес вәкилләре экспортны һәм тышкы сәүдәне үстерү буенча үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Шулай ук сәүдә вәкилләре продукциясе чит ил базарларына чыгарыла торган республика предприятиеләрендә дә булачак.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас