-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 август 2025, 06:55

Бюджет хәле тотрыклы

Үзәк банк вазгыятьне контрольдә тота.

Бюджет хәле тотрыклы
Бюджет хәле тотрыклы

Русия Банкы рецессия куркынычлары турындагы сөйләшүләр фонында икътисадтагы вазгыятьне контрольдә тота. Бу хакта Президент Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә белдерде.

- Күп кенә экспертлар икътисадның артык "суынуы" һәм хәтта рецессия куркынычлары формалашу турында сөйли. Шулай ук без сезнең белән алдагы эш киңәшмәләрендә сөйләштек. Русия Банкы рәисе (Эльвира Нәбиуллина) белән без бу хакта даими сөйләшәбез, - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

«Банк вазгыятьне контрольдә тота, шул исәптән предприятиеләр белән турыдан-туры эшли, вазгыятьне бәяли. Минем аңлавымча, бүген банк зур куркынычлар күрми», - дип ассызыклады Владимир Путин.

«Федераль бюджетка килгәндә, монда вазгыять тотрыклы. Федераль бюджетның нефть-газ булмаган керемнәре гыйнвар-июль өчен елына 14 процентка артты, 14,8 трлн сум тәшкил итте», - диде ул.

Фото: Кремлин.ру

Автор: Резида Валитова
Читайте нас