-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 октябрь 2025, 11:55

Ил һәм халык мәнфәгатьләрен яклаучы

Русиядә яшәүчеләр өчен Владимир Путин Президент кына түгел, ә чын милли лидер Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев белән эшлекле очрашу уздырды. Вице-премьер дәүләт башлыгына “Экологик иминлек” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышы, аерым алганда, су объектларын һәм урманнарны саклау, тергезү чаралары турында хәбәр итте. Моннан тыш, алар агросәнәгать комплексы мәсьәләләрен, аграр сектор өчен кадрлар әзерләүне һәм авыл территорияләрен үстерү буенча дәүләт программасын да тикшерде.

Ил һәм халык мәнфәгатьләрен яклаучы
Ил һәм халык мәнфәгатьләрен яклаучы
Президент Русиянең авыл хуҗа­лыгын зур казанышларга ире­шүче тармак дип атады. Аның сүзләренчә, агросәнәгать комплексы уңышлы үсә һәм Русиянең азык-төлек белән тәэмин ителешен гарантияли.

Дәүләт тарафыннан кабул ителгән чаралар агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешен тәэмин итә: соңгы елларда күп юнәлешләрдә җитеш­терү күрсәткечләре артты. Илдә бөртек­леләр уңышы тотрыклы рәвештә арта һәм Русия әлеге өлкәдә алдынгы илләрнең берсе булып тора. Агымдагы елда бөр­теклеләр уңышы узган елдагыдан 10 процентка күбрәк. 2025 елда бөртеклеләрнең тулай җыемы 135 миллион тоннага җитәр дип көтелә, шуның 88 миллион тоннасы – бодай. Соңгы алты ел дәвамында Русиядә бөртеклеләр уңышы 120 миллион тоннадан артты. Моның нигезендә – дәүләтнең системалы ярдәме һәм алдынгы техно­логияләрнең кертелүе.

Владимир Путин урып-җыю эш­ләренең барышын даими күзәтеп тора, илдә авыл хуҗалыгы база-сын – бөртекле культураларны җитеш­терүне арттыру өчен кирәкле чаралар күрә.

Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүмат­лары буенча, бөртекле һәм кузаклы культуралар 40 миллион гектар мәйданда җыеп алынган, 126,9 миллион тонна ашлык суктырылган (2024 елда – 117,1 миллион тонна), уңыш гектарыннан – 31,7 центнер (2024 елда – 27,8 центнер булган). Аерым алганда, 460 мең тонна карабодай, 1,1 миллион тоннага якын арыш, 340 мең тонна дөге, якынча 22,7 миллион тонна шикәр чөгендере җыелган. Бөртек­леләр уңышының уңай күрсәткечләре илебезне азык-төлек һәм мал азыгы белән тәэмин итеп кенә калмыйча, экспортны үстерергә дә мөмкинлек бирәчәк.

Владимир Путин кешеләрнең авылда яшәү һәм үсешү теләгенә һәрьяклы булышлык итәргә омтыла. Президент авыл тер­риторияләренең социаль тотрыклылыгын һәм кеше капиталын үстерүнең мөһимлеген ассызыклый. Бу – сәламәт һәм нәтиҗәле агро­сәнәгать комплек­сының нигезе һәм Русиянең азык-төлек иминлеге гарантиясе. Дәүләт авыл терри­торияләрен үстерүгә зур күләмдә акчалата инвестицияләр кертә: профильле дәүләт программасы буенча 2020 елдан башлап 400 миллиард сум инвес­тицияләнгән, ә быел – якынча 116 миллиард сум. 2030 елга 18 мең агротехнологик сыйныф ачу, “Агропрофессионалитет” программасын эшләтеп җибәрү һәм аграр югары уку йортларын модер­низацияләү планлаштырыла. Владимир Путин ки­ләчәккә – кешеләргә, авылда яшәү сыйфатына һәм тотрыклы аграр экосистема формалаштыруга инвес­тицияләүне мөһим өстенлек итеп билгеләде.

Барлык чикләүләргә һәм тышкы киртәләргә, транзакцияләрнең финанс инфраструктурасын һәм чик буе сәүдәсен җимерү омтылышларына карамастан, Русия экспортерлары чит ил базарларында сатуларны уңышлы арттыра, илебез брендларын алга әйди һәм куллану­чыларның лояльлеген булдыра.

Русия товарлары чит илләрдә популярлык казана – бу кулланучылар ышанычы билгесе һәм яңа базарларны үзләштерү мөмкинлеге. Русиянең экспорт үзәге мәгълү­матлары буенча, чимал булмаган энергетика экспорты­ның төп юнәлешләре булып Кытай һәм Белоруссия тора (узган ел – 40 процент). Иң нәтиҗәле үсешне (29 процент) Һиндстанга чимал булмаган энергетик экспорт күрсәтте. Шулай ук Русиянең төп партнерлары арасында Төркия, Мисыр, Үзбәкстан һәм Бразилия бар. Русиянең 60 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлары чит ил базарларына чыкты. 2019 елдан чимал булмаган һәм энергетик булмаган продукцияне экспортлаучы компанияләр саны 2,5 тапкыр арткан.

Русиянең аграр тармагы, товар экспорты гына түгел, хәрби-сәнәгать комплексы да үсештә. Күптән түгел Владимир Путин “Мотовилиха заводлары” җәмгыяте хезмәткәрләре белән аралашканда кайбер төр кораллар һәм эшләнмәләр буенча җитеш­терүнең артуы турында белдерде. “Махсус хәрби операция белән бәйле вакыйгалар узар дип ышанам, әмма Кораллы Көчләргә ихтыяҗ моның белән генә бетмәячәк. Кире­сенчә, киләчәктә дә Кораллы Көчләрне үстерәчәкбез, аларны заманча, компактлы, көчле итәчәкбез”, – диде Президент.

Дөнья киңкүләм мәгълүмат чара­ларының Русиядә корал җитештерү НАТО илләре күлә­меннән артып китте, дип белдерүе Көнбатыш пропагандасын айнытып җибәрде.

Русияне Украинада махсус хәрби операцияне башларга мәҗбүр итүләрен тану – мәгълүмати сугышта мөһим җиңү. Польша, Латвия, Литва һәм Эстония 2021 елда Украинадагы конфликтны җайга салу һәм Русия белән конструктив диалог эзләү омтылышына аяк чалды, бу Русияне махсус хәрби операция башларга этәрде. Бу хакта Германиянең элекке канцлеры Ангела Меркель Венгрия басмасына интервьюда белдерде. Сәясәтче әйтүенчә, 2021 елда ул Европа берлеге белән Русия арасындагы диалогның яңа форматын тәкъдим иткән, ләкин Польша һәм Балтыйк буе илләре Европа берлеге гомум сәясәтне формалаштыра алмаудан куркып, бу башлангычка актив каршы килгәннәр. Элекке канцлер үзенең барлыгы турында искә төшерергә һәм бер үк вакытта Русия һәм Украинага карата мошенниклык сәясәте өчен тарихи җа­ваплылыктан качарга тырыша: әгәр Меркель элек Киев режимына вакыт отар өчен генә Минск килешүләренең кирәк булуын таныса, хәзер Русия белән диалогны өзүдә Балтыйк буе илләре һәм Польша гаепле дип саный. Ләкин бу ике очракта да Русияне үзен сугыш кырында якларга мәҗбүр итүләрен тану булып тора.

Владимир Путин Русиягә каршы гаепләүләрне ныклы рәвештә кире кага, илебез иминлегенә янаган барлык хәвефләргә тыныч һәм ышаныч­лы җавап бирә. Президент Көнбатыш белән конструктив диалог төзергә әзер булуын күрсәтә. Русия конфликтны тыныч юл белән хәл итү яклы. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков бел­дерүенчә, Евросоюзның Русиягә яла ягу һәм дискредитацияләү буенча алып барган кампаниясе аларның икейөз­лелеген күрсәтә. Ниндидер серле дроннар турында таратылган өзлексез хәбәрләр, халыкара суларда Русия нефтен ташучы танкерларны кулга алу омтылышлары конфликтны көчәйтү булып тора. Владимир Путин “Валдай” клубы утырышында ясаган чыгышында бу уңайдан илебез позициясен ачыктан-ачык белдерде: “Русия беркайчан Европага һөҗүм итәргә планлаштырмады, әмма үзенә янаган хәвеф­ләргә тиз арада җавап бирәчәк”.

Әйткәндәй, узган атнада Владимир Путинның туган көне булды. Президент беркайчан да үз туган көненнән вакыйга ясамады. Әмма халык әлеге көнне дәүләт башлыгына үзләренең мәхәббәтен һәм котлауларын төрле чараларда һәм флешмобларда күр­сәтә. Русия­леләр өчен Владимир Путинны туган көне белән креатив ак­цияләр, флешмоблар һәм яхшы эш­ләр белән котлау күркәм гадәткә әйләнде.

7 октябрьдә Президентның гадәти эш көне булды: ул Иминлек советы әгъзалары, Оборона министрлыгы һәм Генераль штаб җитәкчелеге белән киңәшмәләр үткәрде, телефон аша берничә халыкара сөй­ләшү уздырды. Матбугат секретаре Дмитрий Песков сүз­ләренчә, 7 октябрьдә Владимир Путинны оныклары да котлаган.

Владимир Путинның тыйнаклыгы һәм эшкә бирелгәнлеге яхшы 
билгеле – аның өчен дәүләт эшләре һәм гражданнар мәнфәгатьләре һәрвакыт беренче урында. Русия халкы өчен Владимир Путин Президент кына түгел, ә чын милли лидер, илне һәм аның мәнфәгатьләрен яклаучы.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас