-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 октябрь 2025, 12:45

Президент мактаулы исем бирде

Русия Президенты Владимир Путин 57нче мотоукчылар полкына мактаулы исем бирде. СВОда аның составында Русия Герое Александр Доставалов исемендәге Башкорт батальоны катнаша. Хәзер ул "Гвардейский" дип аталачак.

Президент мактаулы исем бирде
Президент мактаулы исем бирде
Бу мөһим яңалык турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Мондый хөрмәткә полк үз сугышчыларының батырлыгы өчен лаек булды. СВО барышында хәрбиләр, шул исәптән якташларыбыз да, зур батырлык күрсәтте.

Радий Хәбиров сүзләренчә, республика Александр Доставалов исемендәге батальон белән горурлана. Бу бөтен илнең горурлыгы. Ул батальон составында хезмәт итүчеләрнең барысын да котлады. Ә һәлак булганнарга - мәңгелек дан.
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас