"Русиядә безнең илләр арасындагы дустанә, союздаш элемтәләрне ныгытуга Сезнең шәхси өлешегезне югары бәялиләр. Һәм без, әлбәттә, Мәскәү белән Пхеньян арасындагы киң колачлы стратегик партнерлыкны алга таба үстерү буенча тыгыз, уртак эшне дәвам итәчәкбез", - диелә котлауда.
Русия Президенты ассызыклаганча, Ким Чен Ынның КХДР Дәүләт эшләре рәисе вазыйфасына яңадан сайлануы ул үткәргән курсны бертавыштан хуплауны күрсәтә.
Гыйнварда Ким Чен Ын Владимир Путинга хат юллаган иде. Төньяк Корея лидеры билгеләп үткәнчә, ул Русия Президенты белән дустанә мөнәсәбәтләр өчен горурлана.
Фото: Гавриил Григоров / POOL / РИА Новости