Кызыл таң » Яңалыклар » 11-07-2018: Мәгарәдән чыккан малайлар кыздырылган тавык сораган

Мәгарәдән чыккан малайлар кыздырылган тавык сораган

Мәгарәдән чыккан малайлар кыздырылган тавык сораганТаиланд төньягындагы мәгарәдә югалган 12 үсмер һәм аларның тренерын коткару операциясе тәмамланды.

Водолазлар ярдәмендә яшь спортчылар һәм аларның тренеры су тоткынлыгыннан чыгарылды. Аларның барысын да караңгы тау куышлыгыннан “якты дөньяга” чыгарып беткәнче 17 көн үтте. Балаларны мәгарәдән табиблар каршы алып, махсус вертолетлар белән дәваханәгә озата торды.
Яшь футболчылар әле карантинда. Аларга әти-әниләре белән очрашырга рөхсәт итмиләр. Малайларның кайберсендә үпкә инфекциясе табылган. Табиблар фикеренчә, мәгарәдә яткан үсмерләр төрле инфекция эләктергән булуы мөмкин. Әлегә аларның анализлары нәтиҗәләрен көтәләр.
Ике атнадан артык вакытны караңгы тау куышлыгында уздырган үсмерләрнең көн яктылыгыннан күзләре чагыла, шуңа да аларга әлегә дәваханә эчендә дә кояштан саклаучы күзлектән йөрергә туры килә. Мәгарәдә ачка интеккән яшь спортчылар госпитальгә килү белән базилик һәм кыздырылган тавык ите сораса да, аларга аз гына ботка, икмәк һәм шоколад ашарга рөхсәт ителгән. Табиблар малайларны әлегә диетада тота.
Таиланд тарихында иң дәвамлы эзләү-коткару эшләре 17 көн дигәндә уңышлы тәмамланды.

Кире күчергәБасып чыгарырга