Сүриядәге Атарибе районында яшәгән Ахәд Әл-Магриби исемле яшь кешенең гәүдәсен җир тетрәүдән соң өемнәр астында тапканнар.
Табиблар аның йөрәге туктаудан үлгәнен белдергән.
Ир-егетнең мәетен ике көнгә моргның суыткыч камерасына урнаштыралар. Аны җеназа алдыннан капчыкка салалар, ә матәм чарасы вакытында капчык "кузгала".
Әхмәд Әл-Магриби могҗизалы рәвештә исән кала, аны шунда ук дәваханәгә илтәләр. Хәзер зыян күрүченең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.