+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 март , 15:03

Ришат Төхвәтуллин зур югалту кичерә

"Безне үз баласыдай якын итә иде", - ди ул мәрхүмә турында.

Ришат Төхвәтуллин зур югалту кичерә
Ришат Төхвәтуллин зур югалту кичерә

"Безнең Арчада бер яраткан әбиебез бар иде. Гөлзидә апа... Мин Арчада концертлар куя башлаганнан бирле ел саен безне каршы ала иде. Өчпочмаклар пешереп, 3 литрлы банкага алма, бал салып, тәмле чәйләр ясап, бөтен төркемебезне сыйлый иде. Менә шул Гөлзидә әбиебез рак белән авырып китеп барды...

Соңгы көннәрендә шалтыраттым үзенә, хәлләрен белештем. Инде сөйләшми дә иде. Минем тавышны ишеткәч, күзеннән яшьләр чыкты, миңа нәрсәдер әйтергә теләгәнен аңладым.

Быел менә Арчада беренче концерт, ә Гөлзидә апа юк. Безне үз баласыдай якын итә иде. Урыны оҗмахта булсын. Бик яраттык без Гөлзидә апаны", – дип сөйли Ришат социаль челтәрдә.

Тамашачы кадерен белән торган җырчыга - хөрмәт. Гөлзидә апаның рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

Фото: Ришат Төхвәтуллинның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: