Дөньяны төгәл һәм ачык итеп күрү – табигатьнең кешегә бөек бүләге, ләкин табиблар әйтүенчә, күз күрү сәләте хәзер еш кына яшьтән үк бозыла башлый. Сәбәпләр күп, әмма иң мөһиме – күзгә йөкләнеш артуы: күп укыйбыз, гаджетлар, компьютерлар, кесә телефоннары кулланабыз, телевизор карыйбыз. Ә күзләр исә нурсызлана, томанлана, ләкин без гадәти яшәү рәвешеннән дә баш тарта алмыйбыз. Бәхеткә каршы, кешегә медицина ярдәмгә килә: офтальмологлар күрү сәләтен яхшырту, төзәтү өчен яңа методикалар һәм ысуллар эшли һәм аларны тормышыбызга кертә.
Республикада һәм аннан читтә яхшы билгеле булган заманча медицина учреждение-се – Миопия контроле клиникасы күрү сәләтен операциясез коррекцияләү ысулларында махсуслаша. Биредә, иң югары дәрәҗәдә җиһазландырылган берничә кабинеты булган якты, иркен бинада, офтальмологлар пациентларга күрү сәләтен кайтара, алай гына да түгел, табиблар үз өлкәләрендә даими үсәргә омтыла, фәнни конференцияләрдә катнаша, яңа методикаларны үзләштерә.
– Без пациентларга тиешле коррекцияне сайлыйбыз: алар төнге, көндезге, йомшак һәм каты, склераль линзалар, мөгезкатлау күзлеге яисә теләсә нинди катлаулылыктагы күзлек булырга мөмкин, – ди клиниканың баш табибы Ирина Рәхмәтова. – Һәрбер очракка индивидуаль карыйбыз. Бездә, линзаларны сайлап алудан тыш, баланы һәм өлкәннәрне алардан ничек дөрес файдаланырга, кияргә, карарга өйрәтәләр. Аппаратлы дәвалау кулланып, миопия, амблиопия, кылый күзлелек һәм башка күз авырулары белән уңышлы көрәшәбез.
Әгәр миопияне кечкенә яшьтә дәвалый башласаң, бу яхшы нәтиҗә бирәчәк һәм күрү проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк. Әмма күп нәрсә ата-аналардан тора, алар баланы вакытында тикшертергә һәм офтальмологлар киңәшләренә җаваплы карарга тиеш.
Клиниканың мөмкинлекләре искиткеч! Монда пациентларның уңайлылыгы өчен барысы да вак-төяккә кадәр уйланылган. Югары технологияле җиһазлардан тыш, пациентлар биредә күзлек сатып ала ала: клиника оптикасында балалар һәм өлкәннәр өчен күзлек кысаларының киң ассортименты бар. Шулай ук, теләсә нинди зәвыкка һәм бюджетка кояштан саклаучы брендлы күзлекләр тәкъдим ителгән.
– Клиникага төрле яшьтәге пациентлар, шул исәптән балалар да, мөрәҗәгать итә, табиблар сабыйларны 3 айдан кабул итә. Махсус җиһазлар аны куркытмас өчен баладан уңайлы ераклыкта диагностика ясарга мөмкинлек бирә. Аппарат белән дәвалау күп күз авыруларыннан ярдәм итә, – ди шәфкать туташы-медоптист Роза Галәветдинова. – Кылый күзлелекне синоптофор аппаратларында төзәтәбез, күп кенә пациентларны шул рәвешле бу дефектын бетерү буенча операциягә әзерлибез, һәм практикада тулысынча савыгу очраклары да бик күп.
Шуны да әйтергә кирәк: һәр пациентның дәвалану барышы һәм дәвамлылыгы төрле, барысы да индивидуаль – кемгәдер өч ай җитә, ә кемдер процедураларны берничә ел уза.
Ретинопатия белән вакытыннан алда туган балаларда кылый күзлелек очраклары күп, без аларга операциядән соң сакчыл тернәкләндерү үткәрәбез. Дәвалану нәтиҗәсендә алар сәламәт булып үсә, социальләшә, гадәти мәктәпләрдә укый, алар арасында талантлы балалар күп – рәсем төшерәләр, уен коралларында уйныйлар, шигырьләр сөйлиләр.
Баш табиб Ирина Илнур кызы сөйләвенчә, Еленага 18 яшь булганда ул клиникага урта дәрәҗәдә ерактан күрү сәләте бозылу белән килгән, күрү сәләте бик нык начарланган. Кыз – спортчы, шуңа һөнәрендә үсүен дәвам итү өчен ул лазер коррекциясе ясатырга теләгән. Әмма бу очракта операция куркыныч булырга мөмкин. Миопияне контрольдә тоту клиникасы табиблары кабул итүдә аңа төнге линзалар сайларга ярдәм итә, бу аңа ерактан күрүне тотрыклыландырырга мөмкинлек бирә.
– Без клиникада аңа ярдәм иттек, хәзер Еленаның алга таба лазер коррекциясе ясатырга һәм кыю рәвештә рекордлар турында хыялланырга мөмкинлеге барлыкка килде, – диләр клиникада.
Моны могҗиза дип әйтеп буламы? Әлбәттә! Һәм бу пациентларга тылсымчылар түгел, ә миопия контроле клиникасының табиб-офтальмологлары ярдәм иткән.
Элина ФӘЙЗУЛЛИНА.
Реклама.
Необходима консультация специалиста по возможным противопоказаниям*.