Август башында Башкортстанның “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы һәм кире элемтә платформасы халыкның төрле сораулар буенча 6117 мөрәҗәгатен теркәгән. Иң күп хәбәрләр – юллар буенча (1437). Еш кына чокырларга зарланганнар (332), юл чатларын ремонтлауны сорыйлар (326). Иң күп хәбәрләр Уфадан һәм Туймазыдан.
Бакалы районында да юллар торышына бәйле мәсьәлә еш күтәрелә. Хәвефсезлек, балаларны – мәктәпкә, өлкәннәрне эш урыннарына илтү, авыруларны ашыгыч ярдәм машинасы белән вакытында дәваханәгә китереп җиткерү – болар барысы да юлларның торышына турыдан-туры бәйле.
Шуңа күрә дә Бакалы – Яңа Катай юлын төзекләндерү турындагы яңалык авыл халкы өчен сөенечле хәбәр булды. Бу эшләр халык мөрәҗәгатеннән соң башкарылды. Район кешеләре урындагы хакимияткә дә, республика власть органнарына да язды, авыл җыеннарында һәм шәхси кабул итүләрдә дә әлеге мәсьәләне күтәрде. Нәтиҗәдә, боз урыныннан кузгалды.
Быел 12 апрельдә Бакалы районы хакимияте башлыгы Олег Ефимовның социаль челтәрдәге рәсми битендә дә халык мөрәҗәгате теркәлде, анда Сергей Тычинин исемле кеше юлны төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге хәбәр “Инцидент-менеджмент” системасында теркәлеп, мәгълүмат-аналитика бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан эшкә алынды. Белгечләр вәзгыятьне бәяләде, урынга чыгып тикшерде һәм юлны ремонт планына кертте. Нәтиҗәдә, август башында подрядчы оешма дүрт участокта гомум озынлыгы 857 метр булган юл өлешен асфальтлады.
Авыл кешеләре әлеге эшкә зур канәгатьлек белдерде. Хәзер транспорт хәрәкәте күпкә уңайлырак һәм хәвефсезрәк тә. Авылга кунакка кайтучылар да юлның уңайлы булуын билгели.
Ләкин Бакалы районында юл мәсьәләсе бер генә участок белән чикләнми, районның башка авыллары да үз чиратын көтә. Михайловка – Иске Әҗми һәм Яңа Илек – Татарстан чиге автомобиль юлларында төзекләндерү эшләре башланды. Бу юнәлешләрдәге юллар күптәннән ремонт көтә иде. Халык фикеренчә, юлларның начар булуы авыл хуҗалыгы продукциясен каядыр илтеп сатуны да катлауландыра, юлсызлык яшьләрне дә авылдан китәргә мәҗбүр итә. Авыллардан шәһәргә чыгып йөрү юлы уңайлы булырга тиеш. Юллар төзек булмаганда мөмкинлекләр чикләнә.
Авыл халкы юлларның төзекләндерелүен зур өмет белән көтә. Бакалы авылында яшәүче Равил Шәйхетдинов болай ди: “Юл – ул безнең тормышның нигезе. Әгәр юл булмаса, авыл сүнә. Барысына да юл кирәк: балаларны укырга җибәрү, базарга продукция илтү, табибка барып кайту өчен дә. Шөкер, Бакалы – Яңа Катай юлы төзекләндерелде. Моның өчен район хакимиятенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әмма башка юллар да чират көтә”.
Соңгы елларда республикада юл төзелеше буенча зур проектлар гамәлгә ашырыла. Илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты нигезендә күп кенә авыл юллары яңартылды. Әмма һәр районда, бигрәк тә авыл җирендә, төзекләндереләсе юллар кала әле.
Бакалы районы мисалында да башкарасы эшләр байтак. Районның һәр авылына уңайлы юл кирәк. Бу – авыл халкының төп таләбе һәм киләчәк үсеш өчен шарт.
Авыл юллары – ул халыкның тормыш дәрәҗәсен билгеләүче төп күрсәткечләрнең берсе. Юлсыз авыл – үсеше тукталган авыл. Шуңа күрә юл төзелешен дәвам итү, халык фикерен исәпкә алу һәм һәр ел саен яңа участокларны ремонтлау – власть органнары эшчәнлегендә өстенлекле бурыч булып тора.