-2 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 сентябрь 2025, 15:20

Майя пирамидаларыннан – урта гасыр акчаларына кадәр

2025 ел археологлар өчен уңышлы булды. Ел дәвамында төрле илләрдә кешелек тарихын яңадан бәяләргә этәрүче ачышлар ясалды.

Майя пирамидаларыннан – урта гасыр акчаларына кадәр
Майя пирамидаларыннан – урта гасыр акчаларына кадәр

Европадагы тикшеренүләр көтелмәгән нәтиҗәләр бирде. Германиядә XI гасырга караган 300дән артык көмеш акча табылды. Алар сәүдә юлларының гаять озын һәм киң, урта гасыр икътисадының халыкара бәйләнешләргә нигезләнгән булуын күрсәтә. Ирландиядә исә Рим чорына караган, камил сакланган керамик савыт табылды – бу утрау халыкларының Рим белән тыгыз мөнәсәбәттә булуын раслый.
Мезоамерика да дөньяны таң калдырды. Гватемалада археологлар 3 мең ел элекке Майя цивилизациясенә караган гигант комплекс таптылар. Биредә пирамидалар, дини корылмалар һәм хәтта су каналлары сакланган. Бу табыш майялыларның инженерлык һәм дәүләт төзелеше өлкәсендә югары үсешкә ирешкәнен күрсәтә.
Африкада исә Суданның Bayuda чүлендә 1200дән артык археологик урын теркәлде. Алар арасында каберлекләр, борынгы шәһәр калдыклары һәм кеше яшәвенең меңъеллык тарихын чагылдыручы һәйкәлләр бар.
Белгечләр фикеренчә, мондый ачышлар кешелек тарихын яңадан карарга этәрә. Казан федераль университеты профессоры Рөстәм Шәйхетдинов билгеләвенчә, археологиянең бурычы – безне үткән белән генә таныштыру түгел, ә киләчәккә дә юл күрсәтү.
2025 ел ачышлары шуны дәлилли: кешелек тарихы әле тулысынча өйрәнелеп бетмәгән, һәм безне тагын күп серләр һәм ачышлар көтә.

Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас