

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова үзенең яңа җыры премьерасы турында сөйләде. Яңа композицияне ул композитор Айнур Шарапов белән бергә яздырган.
– Ә менә яңа дуэт та чыкты. Җыр сезгә ничек? – дип сораган җырчы үзенең җанатарларыннан.
Тыңлаучылар яңа җырга югары бәя биргән һәм җырчыны премьера белән котлаган. Комментарийларда алар композициянең матурлыгын һәм Ильмираның башкаруын билгеләп үткән.
Ә кайбер игътибарсыз җанатарлар, җырчының алдагы язмаларын күрмәгән булса кирәк, кабат: «Бу егет кем?» – дип кызыксынган.
Исегезгә төшерәбез: берничә көн элек Ильмира Нәгыймова ир-егет белән төнге шәһәр буйлап мотоциклда йөргән видео урнаштырган иде. Водительнең йөзе битлек белән капланган.
– Бу искиткеч дуэтта кем катнашканын беркайчан да белмәячәксез! Тиздән... – дип җырчы серле генә хәбәр иткән.
Җанатарлар исә битлек артында кем яшеренгәнен фаразлап, татар һәм башкорт эстрадасы артистларының исемнәрен атаган. Алар арасында Рәдиф Зарипов, Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грей һәм Марат Яруллин да булган.
Соңрак Ильмира Нәгыймова серне ачып, битлек артында композитор Айнур Шарапов булуын әйткән.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102