

Әбҗәлил районының Бурангулово авылында яшәүчеләр үз бакчаларында гадюка күргәннәр.
«Бакчада гадюканы тотып алдык. Ул өйгә кереп китәр дип курыктык. Элегрәк бу еланны юлда еш очрата идек, әмма бакчада беренче тапкыр күрәбез», — ди автор.
Биология фәннәре кандидаты, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының биоэкология һәм биологик белем бирү кафедрасы доценты Винер Хәбибуллин еланның гадәти гадюка икәнлеген әйтте.
«Ул агулы. Көзен еланнар кешеләр янына сирәк чыга. Хәзер алар кышлау урыннары эзләүдә, октябрь ахырында кышкы йокыга талалар. Шуңа күрә гадюка өй нигезе астына җиңел эләгергә мөмкин», — диде белгеч.
Биолог сүзләренчә, бакчаны чиста һәм тәртиптә тотсагыз, еланнар анда күренмәячәк.
«Күп иске чүпрәк-чапрак һәм коелган коры агачлар булырга тиеш түгел. Анда тычканнар үрчеп, гадюкалар өчен азыкка әйләнә, — дип билгеләп үтте Винер Хәбибуллин. — Еланны очратканда, аңа кагылырга һәм тотарга тырышырга ярамый, әкренләп артка чигенеп, читләтеп узып китәргә кирәк. Аяк астына карарга, үлән арасында итек киеп йөрергә кирәк. Шулай ук еланнарны үтерергә ярамый, алар үзләре һөҗүм итми. Өстәвенә, бу гадюка Кызыл китапка кергән. Кызыл китапта барлыгы дүрт төр елан бар, шул исәптән гадәти гадюка».
Автор фотосы