+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 июнь 2022, 22:30

Коронавирус турында сораулар кими

Әмма сәламәтлек саклау системасына сораулар һаман да күп. ЦУРның посты шул хакта.

Коронавирус турында сораулар кими
Коронавирус турында сораулар кими

"Һәр сишәмбе сорауларга җавап алу - гадәти күренеш. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының БСТ телеканалы һәм социаль челтәрләрдә форматын үзгәртә. Хәзер коронавирус буенча мөрәҗәгатьләр азрак яңгырый, әмма халыктан гадәти дәвалануга ихтыяҗ күбрәк. Мондый сорауларны без туры эфирда җавап бирәбез.

Еш яңгыраган берничә сорауга җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Башкортстанда башка төбәктә яшәүчегә бушлай ярдәм алырга мөмкинме?
- Әйе, кичекмәстән һәм ашыгыч рәвештә хәтта ОМС полисыннан башка да. Ә план буенча медицина ярдәме алу өчен медицина оешмасына ОМС полисы белән беркетелергә кирәк.

-Елга ике яки өч тапкыр поликлиниканы алыштырып буламы?
- Елга бер тапкыр башка медоешмага беркетелергә мөмкин. Ике-өч тапкыр алар эшләү ярамый. Шул ук вакытта яңа поликлиниканың участок табибы ризалыгын теркәргә кирәк.

- Әгәр сез беркетелгән поликлиникада кирәкле белгеч булмаса, нишләргә?
- Сезнең участок табибы, кирәк булса, сезне кирәкле белгечкә башка медоешмага җибәрә ала. Мәсәлән, Үзәк район дәваханәсеннән - муниципальара үзәккә (андыйлар безнең Башкортстанда 9), яки республика дәрәҗәсендәге дәваханәгә. Әгәр дә тар белгеч ярдәме ашыгыч рәвештә кирәк икән, Үзәк район дәваханәсе кирәкле белгечлек табибы белән читтән торып консультация оештыра ала", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә Республика белән идарә итү үзәге.

Фото: медуниверситет.рф

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: