+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
14 июнь 2022, 15:39

Аттракционнар җәйге ял итү сезонына әзерме?

Балалар сәламәтлеге куркыныч астында булмасын.

"2018 елның 29 июлендәге 245-ФЗнче Федераль закон белән Русия Федерациясе субъектларының Дәүләт техник күзәтчелеге органнарына 2019 елдан аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә төбәк күзәтчелеген гамәлгә ашыру, шулай ук аларны дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләре йөкләтелде.
Русия Хөкүмәте аларның техник торышына таләпләр куйды, аттракционнарны теркәү кагыйдәләре һәм әлеге өлкәдә төбәк күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибе расланды.
«Аттракционнарның хәвефсезлеге турында» техник регламент белән бу җиһаз куллану ысулы һәм үзенчәлеге буенча 8 төргә классификацияләнә һәм биомеханик йогынты дәрәҗәсе буенча 4 төркемгә бүленә.

Барлык кулланыла торган аттракционнар ел саен техник тикшеренү узарга тиеш. Русиядә тикшерү бары тик аккредитацияләнгән сынау лабораторияләрен генә үткәрергә хокуклы. Аларның исемлеге Росаккредитация сайтында ачык кулланылышта бар. Республикада 6 махсуслаштырылган лаборатория хезмәткәрләре тикшерү уздыра. 
Агымдагы елда хуҗалар җәйге сезонга 330 аттракционга әзерләнгән, алар хәзерге вакытта сынау лабораторияләре белгечләре тарафыннан тикшерелә.
"Эксплуатантларның сынау лабораторияләре белән үзара хезмәттәшлеге тәртибе агымдагы елның 23 мартында аттракцион техниканы хәвефсез файдалану өлкәсендә эшче төркем утырышында каралды", - диде бүген Хөкүмәттә үткән оператив каиңәшмәдә Башкортстан буенча Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Ринат Галимов.

Фото:   vedomosti102.ru

Автор:Гулия Мугаллимова
Читайте нас: