+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
2 июль 2022, 19:23

Үз җирен данлаганны – Ватан данлый

Андрей Назаров ”Атайсал - ата-бабалар җире” проектында актив катнашкан өчен Алексей Казанинга Салават Юлаев ордены һәм Рәхмәт хаты тапшырды.



Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров республика Башлыгы исеменнән “Диңгез геологик разведка экспедициясе” җәмгыяте генеральный директоры Алексей Казанинга “Атайсал – ата-бабаларыбыз җире” проектын гамәлгә ашыруда актив катнашкан өчен Салават Юлаев ордены һәм Р әхмәт хаты тапшырды.

Андрей Назаров ассызыклаганча, ул әтисе Геннадий Казанинның бөек эшләрен лаеклы дәвам итүче булып тора. Аның масштаблы ниятләрен тормышка ашыру өстендә эшли.

– Башкортстанда Радий Фәрит улы башлангычы белән “Атайсал – ата-бабалар җире” проекты тормышка ашырыла. Алексей Геннадьевич бу игелекле эшне хуплады. Әлеге проект кысаларында ул үзенең туган ягында “Хлебенная” иконасы хөрмәтенә гыйбадәтханәне тергезде. Бүген бу Федоровка районы дин тотучылары өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен изге урын, – диде Андрей Назаров. – Бүген Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән районда торак пунктны, социаль объектларны төзекләндерү һәм инфраструктураны үстерү буенча системалы эш алып барыла. Ел ахырына кадәр 305 миллион сумнан артык суммага 34 проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: