-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
5 июль 2022, 14:35

3 юл буе комплексы ачылачак

Аның өчен 271 миллион сум җәлеп ителәчәк.

3 юл буе комплексы ачылачак
3 юл буе комплексы ачылачак
Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгында башка ведомстволардагы хезмәттәшләр белән берлектә юл буе сервисы өлкәсендә инвестицияләрнең гомум күләме 271 миллион сум булган өч инвестицион проектны карадылар.

- Хәзер республикада юл буе сервисын үстерү буенча актив эшчәнлек алып барыла. 2020 елның октябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте юл буе сервисын үстерү концепциясен раслады, аның нигезендә министрлык бу юнәлештә системалы эш алып бара, - дип билгеләде республиканың сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

Беренче проект автомойка һәм кафе төзүне күздә тота. Комплекс Иглин районы территориясендә урнашачак. Инвестицияләр күләме 60 милион сум тәшкил итәчәк. Яңа эш урыннары саны - 20.

Икенчесе - Уфа районында «Уфа-Оренбург» Р-240 автомобиль юлы буйлап кафе, кунакханә, СТО, автомойка, автостоянка һәм сәүдә объектларын үз эченә алган күпфункцияле юл буе сервисын төзү. Инвестор 75 миллион сум акча кертергә һәм 30 яңа эш урыны булдырырга уйлый.

Өченче проект автомобиль газ заправкасы станциясен, кунакханә һәм кафены төзүне күздә тота. Объект Р-240 «Уфа-Оренбург» федераль автомобиль юлы янында урнашачак. Инвестицияләр күләме 136 миллион сум тәшкил итәчәк. Проекттан социаль файда 25 эш урыны булдыруда чагылачак, - дип өстәде Алексей Гусев.

Барлык проектлар буенча аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү турында карар кабул ителде.

Инвесторлар түбәндәге ярдәм чараларын алуга дәгъва итә ала:
- торглар үткәрмичә генә арендага җир кишәрлеге бирү;
- инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзүгә чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр;

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта дәүләт ярдәме чараларына дәгъва кылучы 83 инвестиция проекты эшкәртүдә белдерелгән инвестицияләрнең гомум күләме 10 миллиард сум тәшкил итә.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: