+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
15 ноябрь 2022, 14:27

Өченчегә әни булган хатын бүген караваттан да тора алмый

Өченче баласын көткәндә аңа куркыныч диагноз куялар.

Өченчегә әни булган хатын бүген караваттан да тора алмый
Өченчегә әни булган хатын бүген караваттан да тора алмый

Октябрьский шәһәрендә яәшүче өч бала әнисе Алинә өченче баласын тудыргач барлыкка килгән проблемаларын сөйләгән. Йөклелек вакытында хатын-кызның билендә 12 миллиметр зурлыктагы грыжа-бүсер тапканнар.

Күпбалалы ана йөри дә, утыра да алмый. Ул бары тик ятып кына тора. Хәзер табиблар Алинәне ашыгыч операциягә җибәрә, әмма аңа гаиләнең акчасы юк.

- Хәлем бик авыр, өч бала карыйм. Ә бушлай операция эшләмиләр. Күпбалалы гаилә өчен мондый хәлдә бернинди ташламалар да юк, - ди Алинә.

Хатын-кыз хәбәр иткәнчә, бөтен гаилә бюджеты кредитлар, ипотека, торак-коммуналь хезмәтләр һәм балаларга ашарга китә. Шул ук вакытта хатын бары тик тугыз айлык балага гына пособие ала.

- Операция түләүле, анализлар түләүле, ничек акча җиткерергә?! - ди өч бала әнисе.

Фото: newsbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: