+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
10 август 2023, 10:27

Ибраһим "Башҡорт аты" фестиваленә бара!

Ул Салават Юлаев кебек өч яшендә атка атланган!

Ибраһим "Башҡорт аты" фестиваленә бара!
Ибраһим "Башҡорт аты" фестиваленә бара!

Ибраһим көне буе атлар янында булырга әзер: ул аларны эчерә, печән сала, чистарта, сыйпый һәм алар белән сөйләшә. Ә ат өстендә утырганда үзен башкорт әкиятләрендәге батыр кебек хис итә. Үзенең туры атында әнә ничек горур утыра!

Быел Ибраһим II сыйныфка бара, Бөрҗән районы Иске Субхангул авылының 1нче мәктәбендә укый. Ул күпбалалы гаиләдә үсә. Гаилә башлыгы Наил Азамат улы туризм өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге алып бара һәм башкорт токымлы атлар бу эштә аның төп ярдәмчеләре булып тора. Әлегә гаиләдә биш баш ат бар.

Ибраһимның әтисе, улының кызыксынуын хуплап, аңа "Аят" кушаматлы ат бүләк итә, буш вакытта икесе дә атта йөри, ә кыш көне чабышлар оештыралар. Шулай ук Наил Азамат улы фотосын Бөрҗән районы гәзите «Башкорт аты» фестивале хөрмәтенә оештырылган конкурска җибәргән.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль 11-12 августта Баймак районы территориясендә узачак. Анда 12 августта сәгать 10нан 16га кадәр балалар өчен мәйданчык эшләячәк. Анда башкорт милли уеннары, спорт ярышлары һәм "Кара юрга" бию флешмобы узачак. Актив малайларны һәм кызларны истәлекле бүләкләр көтә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: