+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 август 2023, 18:10

Бездә аны "Ылак" диләр

Казахстанда ул "кокпар" дип атала һәм милли спорт төренә керә.

Бездә аны "Ылак" диләр
Бездә аны "Ылак" диләр

"Кокпар", яки безнеңчә "ылак" - борынгы уен, ул башкорт халкы һәм Үзәк Азия халыклары мәдәниятенең бер өлеше булып тора. Ул "Башҡорт аты" фестиваленең төп уеннарының берсенә карый.

Бүген "ылак" уенында Баймак районы һәм Казахстаннан "Актүбә" командалары көч сынашты. Казахлар җиңү яулады.

Казах клубы тренеры Норджан уеннан соң алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

- Уен бик ошады. Бездә бу уен бик үсеш алган. "Кокпар" Казахстанда ат спортының рәсми төре булып санала. Аның буенча күп чемпионнар бар. Алар арасында - мин дә. Безгә сезнең табигатегез, фестивальне оештыру, республикагызның кунакчыллыгы бик ошады. Без иң көчле ике команданы алып килдек, алар арасында "кокпар" буенча чемпионнар күп. Бу уенны Башкортстанда үстерү өчен, без ел саен күбрәк командалар китерергә әзер. Башкорт командаларына исә бер-берсе белән генә түгел, ә "кокпар" үсеш алган башка илләрнең барлык командалары белән дә уйнарга кирәк. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, безнең илдә атларны бу спорт төре өчен махсус тәрбиялиләр, өйрәтәләр.
Үз командаларым, үз илем исеменнән әлеге уникаль фестивальне оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә!

"Ылак" дәвам итә. Бүген "Башҡорт аты" фестивале кысаларында тагын 8 команда уйнаячак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: