+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 август 2023, 17:41

Рәсемнәрдә - тулпар атлар

«Башкорт аты» халыкара фестивалендә Башкортстан Республикасы Милли музее фондлары экспонатлары белән танышып була.

Рәсемнәрдә - тулпар атлар
Рәсемнәрдә - тулпар атлар

Музейның этнография бүлеге мөдире Лилия Барлыбаева сөйләвенчә, «Ат иле» төбәкара беренче музей иҗади проектында Мәскәү, Санкт-Петербург, Якутия, Дагстан, Алтай һәм безнең республика рәссамнары һәм осталары катнашкан. Алар җитмештән артык эш тәкъдим иткән.

- Аларның бер өлешен без фестивальгә алып килдек. Бу - иллегә якын эш, —дип хәбәр итте ул. Һәр рәссам атны үзенчә сурәтли, аңа булган мәхәббәтен җиткерә.

Эшләр картиналар, арт-объектлар, скульптуралар һәм тукыма башкаруында тәкъдим ителгән.

- Күргәзмә быел февраль аенда ачылды. Ул Башкортстан буйлап сәяхәт итәчәк, шуның ярдәмендә республика халкын Русия һәм Башкортстан рәссамнары иҗаты белән таныштырачак, – дип өстәде Лилия Барлыбаева.

Шулай ук кунак бәйрәмнән алган тәэссоратлары белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, ул Сибайдан, һәм фестиваль туган ягына кайту өчен чираттагы сәбәп булган.

– Зур чараның бер өлеше булуга һәм башкорт токымлы атларны танытуга һәм саклауга өлеш кертүгә шатмын, - дип йомгаклады ул әңгәмәбезне.

Исегезгә төшерәбез, елкычылык, кымызчылык һәм халык һөнәрләренең күпгасырлык традицияләрен саклау һәм үстерү максатларында 11-13 августта Баймак районында Граф күле янында «Башкорт аты» халыкара фестивале уза.

Тулырак: https://bv02.info/news/novosti/2023-08-11/na-mezhdunarodnom-festivale-bashkort-aty-zhelayuschie-mogut-oznakomitsya-s-eksponatami-fondov-natsionalnogo-muzeya-respubliki-bashkortostan-3383086

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: