+6 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
20 август 2023, 18:15

“Туган җирдә – җир җылысы, Туган телдә – җан җылысы!”

Кушнаренко районының Түбән Сәет авылы янында – Җир шарының иң уникаль 55 параллеле 55 меридианы кисешкән географик ноктасында шул исемдәге чара узды.Мондый истәлекле урыннар җир йөзендә күп түгел. Лондонлылар үзенең 0 меридианы, Салехард 66нчы, ә Ставрополь 45нче параллельләре белән горурланган кебек, башкортстанлылар да бу ноктаны үзенеке дип бөтен дөньяга күрсәтә ала. Дөрес, аның тагын да шундый берсе океан төбендә булуы билгеле. Әмма аның җир өстендәгесе берәү һәм бездә генә!

“Туган җирдә – җир җылысы, Туган телдә – җан җылысы!”
“Туган җирдә – җир җылысы, Туган телдә – җан җылысы!”

– 2015 елда Уфада узган ШОС һәм БРИКС илләре саммиты алдыннан, Башкортстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, әлеге урынны билгеләп, махсус багана утыртты. Анда әлеге ноктадан дөнья шәһәрләренә булган араны күрсәтүче язулы такталар да бар. Күптән түгел бирегә республика Башлыгы Радий Хәбиров килде, аның белән без бу урынны Башкортстанга килүче туристларга да таныту турында киңәшләштек. Хәзер инде бу мәсьәлә республика җитәкчелеге игътибары үзәгендә. Әлеге бәйрәм-дә Башкортстан Республи-касының Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәди-нуровның катнашуы да шушы хакта сөйли, – диде бәйрәмне ачып, Кушнарекно районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов.

Рөстәм Марат улы бик дулкынланып үзенең дә нәсел тамырлары шушы районнан булуы турында сөйләде. Ул билгеләвенчә, әлеге ноктаны киңрәк танытып, аны халыкара әһәмияттәге урын итү турында ныклап уйларга кирәк. Шушы җәһәттән ул бәйрәм кунагы – Азәрбайҗан Республикасы Милли мәҗлесенең Аграр сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары, Милли мәҗле депутаты, Русия-Азәрбайҗан парламентара бәйләнешләр эшче төркеме әгъзасы Сабир Гаджиев белән таныштырды.

Әйе, бу бәйрәм шул рәвеш-ле халыкара дәрәҗәгә чыкты дисәк тә хата булмастыр. Бү-ген бирегә кайсы илдән кил-сәләр дә, такыр юл бар, шушы авыл егете, әлеге көндә Түбән Новгород шәһәрендә яшәүче Салават Вәлиев тырышлыгы белән сәхнә куелган, матур алачык эшләнгән, алмалык янындагы мәйдан кунакларны кабул итәргә һәр-вакыт әзер. Аңлашыла, боларның берсе дә тылсымчы таягы ярдәмендә барлыкка килмәгән, билгеле.

– Моңа кадәр география дәреслекләреннән генә укып белгән шундый ноктаны 2014 елда безнең авыл янында билгеләгән көннән алып, кү-ңелдә шундый теләк туды: ничек тә аны бар халыкка күрсәтергә! – диде әлеге бәйрәмне оештыруны башлап йөрүче мәдәният хемәткәре Резида Сабитова. – Шулай итеп, 2016 елда авыл хакимияте, авылдашлар ярдәме белән биредә беренче бәйрәмне оештырдык. Анда республиканың матбугат чаралары журналистларын, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы гүзәлләрен, Чакмагыш, Благовар районы үзешчәннәрен, “Туган тел” каналында “Балкыш” тапшыруын алып баручы Мөхәммәт Галләмне һәм башка бик күп күренекле кеше-ләрне җәлеп иттек.

Шунда сүзгә Мөхәммәт хәзрәт үзе дә кушылды:
– Без ислам гыйлеменә, тәгълиматка, мәгълүматка тартылып монда килдек. Бу га-җәеп урын җир йөзенең алты кыйтгасының юнәлешен күр-сәтә. Ә адәм баласын адәм иткән иң әүвәлге куәт – ул белемдер. Географияне, тарихны никадәр яхшы белсәң, шулкадәр югары мәгълүматлы булырсың, дигән нәсыйхәткә күрә, боларны белүнең әһәмияте зур. Бу урын башка мәмләкәтләр, башка халыклар безнең туган җирдән ничә чакрымда урнашканны күрсәтә. Ә бер сабый шушы урынга килеп, бер тапкыр аны әйләнеп чыкса, җир йөзенең кайсы җирендә гомер кичергәне турында гомерлек мәгълүмат алачак, – диде ул.

Алмалык янындагы аланда, Җир шарының шундый уникаль ноктасында оештырылган бу бәйрәм дә гаҗәеп җылы узды. Анда Кушнаренко райо-нының төрле авылларыннан гына түгел, башкалабыз Уфадан, Чакмагыш, Благовар, Нуриман районнарыннан һәм Мәләвез шәһәреннән дә иҗат әһелләре, оста куллы кәсеп-челәр катнашты.
Концерт өлешендә Баш-кортстанның халык, Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Нәзифә Кадыйрова Башкортстанның халык артисты Гали Алтынбаевның баян моңнарына кушылып җырлап җибәргән иде, аның гаҗәеп тавышы мәйданда гына түгел, якындагы алмалыктан да кайтаваз булып яңгырады.

Кушнаренко районының “Агыйдел моңнары” җыр ансамбле, Чакмагыш мәдәният йортының “Асылъяр” бию коллективы, “Умырзая” триосы, “Чечпел” чуваш халык ансамбле шушы төбәктә гомер итүче халыкларның мәдәни энҗеләрен күрсәтте. Резеда Сабитова, Мәхмүт Ибраһимов, Гөл-наз Ханнанова, Флера Шәрипова, Ленур Әхтәмов башкарган җырлар исә бәйрәмнең бизәге булды.

Билгеле шагыйрәләр Ха-лисә Мөдәррисова һәм Дилә Булгакова укыган шигырьләр туган якка, шушы истәлекле урынга мәхәббәт белән сугарылган иде.
Бәйрәмне оештыручыларга Кушнаренко районы, Бакай авылы хакимиятләренең, Башкорстан татарлары конгрессының бүләкләре тапшырылды.
Әмма иң зур бүләк – ул Кушнаренко районы җирендәге гаҗәеп нокта үзе. Җир яратылганда ук, ул нәкъ шушы урынга тәгаенләнгән. Шуңа да аның кабатланмас әһәмиятен тиешенчә бәһаләп, халыкларны берләштерүче бу урынның бөтен планета өчен никадәр күренекле булуын һәрвакыт танытып торсак иде.

Резида ВӘЛИТОВА.
Кушнаренко районы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: