+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 сентябрь 2023, 14:30

Һәркемнең балачагы бәхетле булсын иде

Уфада ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен оешма тәрбияләнүчеләренә ярдәм итү һәм социаль адаптацияләү буенча "Балачакны кире кайтарырга" округ фестивале узды.

Һәркемнең балачагы бәхетле булсын иде
Һәркемнең балачагы бәхетле булсын иде

Чарада Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 396 бала һәм үсмер катнашты. Быел фестиваль программасы традицион «Мастерок», «Звезды детства», «Ума палата», «Спортивный Олимп», «Кулинар осталык» конкурсларын гына түгел, ә яңа конкурсларны да үз эченә алды, мәсәлән, эре җитештерү мәйданчыкларына чыгып һөнәри юнәлеш бирү дәресләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, спортчылар, блогерлар катнашлыгында остаханәләр оештырылды. Фестивальнең барлык чаралары онлайн режимда фестивальдетство.рф проектының рәсми сайтында трансляцияләнде.
Балалар өчен танып белү экскурсия һәм күңел ачу программасы әзерләнде: «Русия-минем тарихым» тарихи паркына бару, спектакльләр күрсәтү һәм кичке дискотекалар.

Чарада башка хөрмәтле кунаклар да катнашты, алар арасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр һәм округның барлык төбәкләрендә социаль өлкәдә хакимият органнары вәкилләре бар иде.

Балачак бәйрәме 16 сентябрьдә республиканың үзәк мәдәни мәйданчыкларының берсе "Башкортостан" Дәүләт концертлар залында узган зур концерт белән тәмамланды. Конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләргә кыйммәтле призлар тапшырылды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: