Wildberries нигез салучысы Татьяна Бакальчук икенче тапкыр «Русиядә иң бай хатын-кыз» дип танылган. Ул, "Forbes" басмасы версиясе буенча, «Русиядә иң бай 20 хатын-кыз – 2023» исемлегендә беренче тора. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.
«Рейтинг лидеры – Wildberries генеральный директоры һәм төп милекчесе Татьяна Бакальчук, аның капиталы – $7 млрд», – дип хәбәр итә басма.
Былтыр милеге 2 тапкыр диярлек кимесә дә, Бакальчукның иң бай хатын-кызлар исемлегендә позициясе былтыргы кебек үк нык тора.
Икенче урында – $2,8 млрд байлык белән Татьяна Литвиненко, ул «Фосагро» Русия химия холдингы акцияләренең 20,6 процентына хуҗа.
Варвара Скоч өченче урында. Ул эшкуар Алишер Усмановның партнеры Андрей Скочның кызы. Аның капиталы $2,5 млрд исәпләнә.
2021 елда Татьяна һәм Владимир Бакальчуклар Россиядә иң бай гаиләләр исемлегендә беренче булган, диелә хәбәрдә.