Алдагы ял көннәрендә җылы һава торышы булачак, ди синоптиклар.
23 һәм 24 сентябрьдә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, явым-төшем көтелми. Җил юнәлешен үзгәртүтчән, талгын. Һава температурасы төнлә +7, +12, урыны белән +2, көндез +20, +25 градус булуы көтелә.
Бүген, җомга көнне, 22 сентябрьдә, болытлы булса да, яңгырлар көтелми. Тик төньяк районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән талгын, урыны белән көчле. Термометр баганалары көндез +19, +24 градус күрсәтәчәк.