Видеоконференцэлемтә форматында гариза бирүчеләрне су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Чарада 9 юридик берәмлек һәм шәхси эшкуарлар катнашты, аларның 5есе - төзүче инвесторлар, шулай ук Уфа, Октябрьский, Туймазы, Межгорье шәһәрләреннән, Авыргазы һәм Чишмә районнарыннан суүткәргеч-канализация хуҗалыгының 6 оешмасы вәкилләре булды.
- Безнең өчен бизнес-берләшмәләр вәкилләре белән даими элемтәдә тору бик мөһим. Без инвесторларның инженерлык челтәрләренә тоташтыру хезмәтләренең сыйфатын ничек бәяләгәннәрен белергә тиеш. Киңәшмәләрнең һәм очрашуларның максаты - тәкъдимнәрне, идеяләрне тыңлау, уртак фикергә килү. Шулай итеп, без бөтен процессны башыннан ахырына кадәр камилләштерә алабыз, - дип белдерде торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Юрий Палтусов.
Фото: башинформ.рф