+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
1 ноябрь 2023, 22:30

Радий Хәбиров: "Бу - соңгы елларда республикада иң зур төзелеш"

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге (НОЦ) студентлар кампусының төзелеш мәйданчыгында булды.

Радий Хәбиров: "Бу - соңгы елларда республикада иң зур төзелеш"
Радий Хәбиров: "Бу - соңгы елларда республикада иң зур төзелеш"

Радий Хәбиров бина фасады һәм эчке бүлмәләр дизайны белән танышты, төзүчеләргә расланган эш графигын үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

– Масштаб буенча бу - соңгы елларда республикада иң зур төзелеш, - диде Радий Хәбиров. - Биредә 550дән артык белгеч алсыз-ялсыз эшли. Бу кешеләр чын мәгънәсендә хезмәт батырлыгы башкара.

IQ-парк бинасында Башкортстан Башлыгы югары уку йортлары студентлары кампусының беренче чиратын тәмамлау мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Кампус составына аудитор-лаборатория блогы һәм геном үзәге, 4 340 урынга торак модульләр, сәүдә һәм гомум туклану өчен биналар, шулай ук спорт-рекреацион зоналар һәм мәдәни-киңкүләм чаралар мәйданчыклары, 178 урынга паркинг керәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: