+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
28 Май , 19:25

Биш мең кеше сыйланган

Шәһәр көнендә Сибайда республика картасы рәвешендә зур торт пешергәннәр.

Биш мең кеше сыйланган
Биш мең кеше сыйланган

«Урал аръягы-2024» Бөтенрусия инвестиция Сабантуе һәм Шәһәр көне уңаеннан Олеся Шаталова җитәкчелегендәге «Престиж» җәмгыяте коллективы республика картасы рәвешендә тәмле сюрприз әзерләгән.

Тортның авырлыгы 512 килограмм тәшкил итә. 60 кеше аш-су осталары кондитерлар Илүзә Колыева һәм Маһинур Кинҗәбаева катнашында бу кулинар әсәр өстендә эшли, аны әзерләүгә 210 кг он, 2300 йомырка, 56 литр каймак, 67 кг шикәр, 156 кг акмай, 56 литр куертылган сөт кирәк була.

Кичке концертта кимендә биш мең тамашачы торт белән сыйланган.

Авторы: Римма Мәхмүтова

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: