-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
26 июнь , 22:30

Үз йортың булу - бәхет!

Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган ятим балаларга 3 613 764 сумлык торак сертификатлары тапшырды.

Үз йортың булу - бәхет!
Үз йортың булу - бәхет!

Данил Нужин Учалыда яши, вахта ысулы белән эшли. Аның тормыш иптәше һәм ике баласы бар. Ул сертификатка эш хакын өстәп, өч бүлмәле фатир сатып алырга ниятли.

Ә Алмаз Солтанов "Потенциал-недра" карьерында эшли. Сертификат тапшыру тантанасына хатыны һәм баласы белән килгән. Алар фатирны Белоретта сатып алырга ниятлиләр.

Шуны ассызыкларга кирәк: закон буенча яңа елдан бу сертификатларга бөтен Русия территориясендә торак сатып алырга мөмкин. 2023-24 елларда ятим балаларга 3 613 764 сумлык 12 сертификат тапшырылган. Бу елда Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы бюджетыннан шушындый максатлы ярдәм өчен 34,6 миллион сумлык субсидия бүленгән. Ярдәм чараларының тормышка ашырылуын төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитди контрольдә тота.

Фото һәм оригиналь текст: ural-rb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: