-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
4 март 2025, 14:20

Сез - илнең горурлыгы!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада үзләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаучыларга Русиянең һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Сез - илнең горурлыгы!
Сез - илнең горурлыгы!

"Кадерле хатын-кызларыбызны 8 Март бәйрәме алдыннан билгеләп үтү аеруча күңелле. Бу залга атказанган кешеләр, танылган белгечләр, төрле һөнәр һәм тармак вәкилләре — сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, идарәчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, галимнәр, аграрийлар, инженерлар, эшчеләр, укытучылар, табиблар, мәдәният эшлеклеләре һәм башка бик күп талантлы, намуслы хезмәт ияләре җыелды, алар ярдәмендә безнең республика яши һәм үсә", — дип билгеләп үтте Башкортостан Башлыгы.

Радий Хәбиров кайбер бүләкләнүчеләр турында да аерым сөйләде.

"Республикада танылган табиб Әлфия Ящук 40 елдан артык гомерләрне саклап кала, патологияле авырлыларга ярдәм итә. Аңа «Русия Федерациясенең атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде. Әлфия Галим кызының фәнни тикшеренүләре профессионаллар арасында киң танылган. Ул Русия һәм чит ил медиклары белән актив рәвештә тәҗрибә уртаклаша.
Уфа фән һәм технологияләр университеты профессоры Игорь Васильевич Александров - безнең фәннең горурлыгы, танылган наноструктур материаллар белгече. Ул материаллар белеме өлкәсендә дөньяның иң яхшы йөз галиме исемлегенә керә. Аның мәкаләләре һәм монографияләре киң танылу ала, шул исәптән башка илләрдә дә.

Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Илдар Солтанов тынлы уен кораллары өчен милли репертуарны саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Аның укулары бүген Русиянең танылган симфоник оркестрлары, иҗат коллективлары артистлары, музыка уку йортлары педагоглары булдылар. Илдар Мәхмүт улына «Русия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.

Бүген без «Витязь» машина төзелеше компаниясе генеральный директоры Ирек Арслановка «Русия Оборона-сәнәгать комплексының атказанган хезмәткәре» билгесен аерым хис белән тапшырабыз. Җитәкчегә югары исем бирүне предприятие коллективының хезмәтенә лаеклы бәя дип санарга була. Махсус хәрби операөия башланганнан бирле кыска вакыт эчендә сез яңа хәрби продукция җитештерүне үзләштердегез, җитештерү күләмнәрен арттырдыгыз», — диде төбәк Башлыгы.

Русия һәм Башкортстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләр арасында табиблар, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, аграрийлар, нефтьчеләр һәм энергетиклар, төзүчеләр һәм галимнәр, социаль хезмәткәрләр, мәдәният эшлеклеләре бар.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас