-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
28 март 2025, 16:00

Республика янә яшеллеккә күмеләчәк

19 апрельдә республикада «Яшел Башкортстан» агач утырту акциясе старт ала.

Республика янә яшеллеккә күмеләчәк
Республика янә яшеллеккә күмеләчәк

Исегезгә төшерәбез, «Яшел Башкортстан» республика акциясе ел саен яз һәм көз айларында үткәрелә. Аның төп максаты-экологик хәлне яхшырту, яшәү өчен уңайлырак мохит булдыру.

"17 март көнне премьер-министр Андрей Назаров экологик өмәләрне һәм „Яшел Башкортстан“ акциясен үткәрү даталары турындагы боерыкка кул куйды. Имзаланган документ нигезендә, өмәләр 12, 19 һәм 26 апрельдә узачак. "Яшел Башкортстан" акциясе быел язын 19 апрельдән 10 майга кадәр, көзен 20 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр узачак", — дип ачыклык кертте торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Вилорий Угаров.

"Түгәрәк өстәл"дә республикның торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары билгеләп үткәнчә, иртә яз килү белән барлык муниципалитетлар үз территорияләрен, җәмәгать киңлекләрен, парк һәм скверларны төзекләндерүгә кереште. Чүп-чардан тазарту бөтен җирдә диярлек алып барыла.

"Узган ел барлык муниципалитетлар да шактый актив эшләде. „Яшел Башкортстан" – 2024 акциясе кысаларында сигез мең зур агач, 159 мең үсенте утыртылды, 106 яңа тематик аллея барлыкка килде. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Бездә күп кенә тематик аллеялар җәелдереләчәк. Аларның төгәл саны киләсе атнада ук билгеле булачак, шәһәр һәм районнардан мәгълүмат алар буенча әлегә килә", - дип аңлатты Вилорий Угаров.

Мәсәлән, Туймазы районында дүрт яңа тематик аллея булдыру планлаштырыла. Алар арасында - Кандракүл авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган аллея, Кожай-Андреево авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын искә алу аллеясы.

Шул ук вакытта Башкортстан башкаласында да яңа аллеялар булдыру карала, дип хәбәр итте Уфа торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Данил Галиулин.

Автор фотосы.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас