+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
10 Сентября , 14:43

Башкортстанда талпаннар әле дә актив

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда талпаннар әле дә активБашкортстанда талпаннар әле дә актив
Башкортстанда талпаннар әле дә актив

Башкортстанда талпан кадалу очраклары дәвам итә. Талпаннарның активлыгы сентябрь ахырына кадәр кимемәячәк, ә көз җылы булса, ноябрьгә кадәр дә сакланырга мөмкин, дип кисәтәләр төбәкнең буенча "Роспотребнадзор"да.

Быел республикада талпан кадалу сәбәпле медицина ярдәме сорап 6749 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 69,1 процентка ким. Шулай да сак булырга кирәк. Урманга барганда якты төстәге ябык кием кияргә, чалбар балагын оекбаш эченә кыстырырга яхшырак. Талпаннардан саклану өчен репеллентлар кулланырга һәм киемне акарицид чаралар белән эшкәртергә кирәк.

Урманда йөргәндә һәр 15–20 минут саен, шулай ук өйгә кайткач та тәнегезне тикшереп чыгуны онытмагыз.

Әгәр талпан кадалса, аны сак кына борып чыгарырга һәм тикшерүгә тапшырырга кирәк. Яраны антисептик белән эшкәртегез.

Сакланып йөрегез!

Автор:Айсылу Камалова