

4–12 сентябрьдә Кытайның Циньхуандао шәһәрендә II Халыкара традицион мәдәниятләр фестивале «Алтын мәйдан» узды. Анда Русиядән 50дән артык иҗат коллективы катнашты.
«Челтәр» башкорт халык костюмы халык студиясе фестивальдә башкорт мәдәниятенең байлыгын лаеклы һәм якты итеп тәкъдим итте.
Республика халык иҗаты үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Башкортстаннан килгән катнашучылар традицион костюмнар, интерьер әйберләре күргәзмәсен һәм башкорт аш-суларын тәкъдим иткәннәр. Шулай ук осталар йоннан юеш басу һәм тукымаларны башкорт орнаментлары белән бизәү буенча осталык дәресләре үткәргән. Кытай тамашачысы әлеге чараларны зур кызыксыну белән кабул иткән.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә студия әгъзалары I дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булдылар.
«Кичке уен» башкорт этник кичәсе дә I дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды.
– Без кытайлыларны иң яхшы халык уеннарыбыз, думбыра һәм кубызда уйнау, җырлар һәм биюләр белән таныштырдык, – дип уртаклаштылар катнашучылар.
«Челтәр» студиясе легендар «Кымызчылар» биюен һәм Дим башкортларының шаян биюен тәкъдим итте. Коллектив шулай ук I дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды. Хореография Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Мамина җитәкчелегендә иҗат ителгән.
Тамашачыларда һәм жюри әгъзаларында «Тархан хатыны» уникаль костюмы зур кызыксыну уятты. Аның авторы – студия җитәкчесе, Башкортстанның халык сәнгать кәсепләре остасы Фатима Хәйретдинова. Әлеге костюм фестивальнең иң яхшы костюмы дип танылды.
Фото: https://www.bashinform.ru/