+9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
15 сентябрь , 09:50

Чишмәдә 940 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртеләчәк

Республикада яңа уңышны беренчеләрдән булып Чишмә шикәр заводы кабул итә башлады

Добавить в предпочтительные источники Google
Чишмәдә 940 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртеләчәкЧишмәдә 940 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртеләчәк
Чишмәдә 940 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртеләчәк

Чишмә шикәр заводында 2026 елда 940 мең тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртергә һәм тәүлегенә 700 тоннадан артык шикәр җитештерергә планлаштыралар. Инвестиция проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә предприятиенең җитештерү куәтләре шактый артты һәм ул тәүлегенә 6 мең тоннага кадәр чөгендер эшкәртә ала. Башкортстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов быел шикәр чөгендерен эшкәртү сезонының бераз иртәрәк башлануын билгеләп үтте.

– 14 сентябрьгә республикада шикәр чөгендере утыртылган мәйданнарның дүрттән бер өлешен җыйдылар – бу 10,3 мең гектар. Һәр гектардан уртача 382 центнер уңыш алып, барлыгы 400 мең тоннага якын чөгендер казып алдылар, – диде ул.

Яңа уңышны беренчеләрдән булып нәкъ менә Чишмә шикәр заводы кабул итә башлады. Бүген предприятиедә 103 мең тонна чөгендер кабул ителгән, шуларның 82,7 мең тоннасы эшкәртелгән. 9,8 мең тонна шикәр җитештерелгән.

10 сентябрьдә «Раевсахар» предприятиесендә дә 4,3 мең тонна чөгендер эшкәртелеп, 1,3 мең тонна шикәр алынган.

Соңгы көннәрдә Илшат Фазрахманов Чишмә шикәр заводында җитештерү эшенең барышы белән танышты. Ул завод җитәкчелеге белән предприятиенең өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм аны үстерүнең киләчәк планнары турында фикер алышты.

Билгеләп үтик, шикәр һәм шикәр чөгендерен эшкәртү продукциясе Башкортстанның төп экспорт товарларының берсе булып кала. Якын арада продукциянең берничә партиясе чит илләргә җибәреләчәк.

Үткән сезонда ике завод та – Раевкадагы һәм Чишмәдәге предприятиеләр – 2025 ел уңышының 1 миллион 750 мең тоннадан артык шикәр чөгендерен эшкәртте. Предприятиеләр 238,3 мең тонна шикәр җитештерде. Бу республика халкының ихтыяҗларын берничә тапкыр артыграк каплый.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Айсылу Камалова