

2026 ел башыннан Башкортстанда бизнес-омбудсменның җәмәгать экспертлары 900дән артык эшкуарга бушлай юридик консультация бирде. Аларны тәҗрибәле юристлар, танылган адвокатлар һәм үз өлкәсендә уңышка ирешкән белгечләр үткәрде.
Ирина Абрамова билгеләвенчә, консультацияләр «Эшкуарлыкка хокук» лекторие кысаларында даими оештырыла. Максат – эшкуарларга хокукый мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга һәм үзләренең хокукый белемнәрен арттырырга ярдәм итү. Узган ел экспертлар 2 меңнән артык эшкуарга консультация биргән.
Төп мәсьәләләр арасында салым салу, төзелеш экспертизасы, кадастр бәясе, патентлау, интеллектуаль милек, бизнеста нейросетьләрне куллану, кредитларны реструктуризацияләү, субсидиар җаваплылык, маркетплейслар, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү бар.
Очрашуларда эшкуарлыкка кагылышлы реаль очраклар тикшерелә һәм практик карарлар тәкъдим ителә.
Индивидуаль консультацияләрдән тыш, экспертлар «Эшкуарлык коррупциягә каршы» үзәге өчен бәяләмәләр әзерли, түгәрәк өстәлләрдә һәм семинарларда чыгыш ясый.
Эшкуарлар күрсәтелгән ярдәмнең сыйфатын һәм практик файдасын югары бәяли. Экспертлар исә мондый хезмәттәшлекнең һөнәри белемнәрен киңәйтергә, практик тәҗрибәләрен баетырга һәм хезмәттәшләр белән бәйләнешләр урнаштырырга ярдәм итүен билгели.
Мөрәҗәгать итү өчен: +7 (347) 218-18-18, +7 917 400-18-18, business@bashkortostan.ru.
Фото: pravitelstvorb.ru