+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
15 Сентября , 07:07

Мәктәп укучылары метролог һөнәрен үзләштерә

Уфаның 96нчы лицее укучылары интерактив квестта һөнәр нигезләрен үзләштерде. Метрология дәресе мәктәп укучылары өчен уен һәм практик биремнәр форматында узды.

Мәктәп укучылары метролог һөнәрен үзләштерәМәктәп укучылары метролог һөнәрен үзләштерә
Мәктәп укучылары метролог һөнәрен үзләштерә

Агымдагы елның 15 сентябрендә Русиядә Дәүләт үлчәмнәр бердәмлеген тәэмин итү системасы көне билгеләп үтелде. Ул илдә техник җайга салу һәм стандартлаштыру дәүләт системасы оешуга 101 ел тулу уңаеннан узды. Шушы дата хөрмәтенә 28 төбәктә Бөтенрусия метрология дәресе уздырылды. Узган елда анда 3700дән артык укучы катнашкан иде.

Бүген инженерлык һәм техник һөнәрләргә кызыксынуны мәктәп елларында ук формалаштыру аеруча мөһим. Метрология – теория белән практиканы берләштергән, ә үлчәүләрнең төгәллеге продукциянең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына турыдан-туры йогынты ясый торган өлкәләрнең берсе.

Уфада мәктәп укучыларына беренче тапкыр метролог аттестаты тапшырылды. Чара А.М. Моратшин исемендәге Стандартлаштыру, метрология һәм сынау үзәге базасында узды. Анда Уфаның 96нчы лицее укучылары катнашты. Әлеге лицей 2024 елдан Росстандартның Метрология белем бирү кластеры составында, аңа Башкортстанда Стандартлаштыру, метрология һәм сынау үзәге кураторлык итә.

Быел дәрес интерактив квест форматында үтте. Балалар профессиональ җиһазларда чын үлчәү операцияләрен башкарып, эксперт ролендә үзләрен сынап карады.

Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев билгеләп үткәнчә, инженерлык һөнәрләренә кызыксыну мәктәп елларында ук формалашырга тиеш. Метрологиядә үлчәүләрнең төгәллеге продукциянең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына турыдан-туры йогынты ясый.

Аның сүзләренчә, аттестат балаларның бу тармак белән беренче тапкыр якыннан танышуын һәм һөнәри мохиткә беренче адымын билгели.

Үзәк директоры Сергей Севницкий чараның беренче тапкыр уен, интеллект, өйрәнү һәм танып-белү процессын берләштерүен ассызыклады.

Кластер кураторы Малика Шакурова искәрткәнчә, аттестат – символ гына түгел, ә рейтингны, казанышларны теркәүне һәм бүләкләүне берләштерүче мотивация системасының төп элементы. Ул укучының һөнәри юлындагы беренче документы булып тора.

Квест нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга метролог аттестаты – мәктәп елларында һөнәр нигезләрен үзләштерүне раслаучы Русиядә беренче документ – тапшырылды.

Әлеге инициатива Башкортстанда туды һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлтелгән бердәм мотивация системасының бер өлешенә әйләнә. Алда – ачык дәресләр, сәнәгать предприятиеләренә экскурсияләр һәм республика шәһәрләре буенча метрологик турлар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Айсылу Камалова
Читайте нас