+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
15 Сентября , 05:41

Рәссамнар күзлегеннән Башкортстан табигате

Добавить в предпочтительные источники Google
Рәссамнар күзлегеннән Башкортстан табигатеРәссамнар күзлегеннән Башкортстан табигате
Рәссамнар күзлегеннән Башкортстан табигате

Агымдагы елның 17 сентябреннән 2 октябренә кадәр Башкортстанда II Ачык пленэр – «Башкортстанның тере палитрасы» узачак. Чарада Русиянең төрле төбәкләреннән 15 профессиональ рәссам катнашачак. Алар Башкортстанның үзенчәлекле табигате һәм мәдәни мирасы белән илһамланып, яңа әсәрләр иҗат итәчәк.

«Башкортстанның тере палитрасы» проекты төбәкара профессиональ диалог өчен яңа иҗади мәйдан булдыра. Ул заманча сәнгать аша табигатьне үзенчәлекле аңлауга һәм төбәкләр арасында мәдәни алмашуны үстерүгә юнәлтелгән. Проект кысаларында Башкортстанның табигый истәлекле урыннарын популярлаштыру һәм йомгаклау күргәзмәсе өчен әсәрләр коллекциясе булдыру да планлаштырыла.

Проектны меценат Рафаэль Мифтахов башлап җибәргән. Аны гамәлгә ашыруда Стәрлетамак шәһәре хакимияте, М.В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее һәм Стәрлетамактагы «Фабри» сәүдә-күңел ачу үзәге ярдәм күрсәтә.

Пленэрда Русиянең төрле төбәкләреннән танылган заманча рәссамнар катнаша: Евгений Гололобов (Пенза шәһәре), Ирина Рыбакова (Кострома шәһәре), Дмитрий Кузнецов (Углич шәһәре), Дмитрий Сысоев (Пенза шәһәре), Алексей Черный (Яр Чаллы шәһәре), Андрей Шамаев (Ярославль шәһәре), Илдар Акжигитов (Пенза шәһәре), Максим Михаленя (Кострома шәһәре), Михаил Ефремов (Кострома шәһәре), Владимир Пентюх (Пенза шәһәре), Анатолий Новгородов (Вологда шәһәре), Атилла Галиуллин (Салават шәһәре), Рәлиф Әхмәтшин (Уфа шәһәре), Наталья Непьянова (Пенза шәһәре).

Пленэрның төп чараларының берсе – 17 сентябрьдә Стәрлетамак шәһәрендәге «Фабри» сәүдә-күңел ачу үзәгенең сәнгать мәйданында узачак матбугат конференциясе. Аннары рәссамнар Стәрлетамак шәһәрендә, Салават һәм Белорет районнарында табигатьнең күркәм урыннарында эшләячәк.

Пленэрда катнашучыларның әсәрләреннән торган йомгаклау күргәзмәсен 2 октябрьдә М.В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музееның Стәрлетамак картиналар галереясендә ачу планлаштырыла.

Пленэр программасына Стәрлетамак шиханнары – Торатау, Юрактау һәм Куштау, Янгантау табигать паркы, Тикәй авылы – Салават Юлаевның туган җире, Идрисов һәм Лаклы мәгарәләре, Ай елгасы буендагы кыялар, шулай ук Белорет районындагы Әрүәк-Рәз тавы һәм Крака тау сырты керә. Рәссамнар Стәрлетамак шәһәре күренешләрен дә үз әсәрләрендә чагылдырачак.

Проект нәтиҗәсендә Башкортстан табигатенең үзенчәлеген чагылдырган әсәрләр коллекциясе булдырылачак. Моннан тыш, Русия рәссамнары арасында профессиональ элемтәләрне үстерүгә, төбәкнең мәдәни мирасын популярлаштыруга һәм сәнгать аша туристик җәлеп итүчәнлеген арттыруга игътибар биреләчәк. Йомгаклау күргәзмәсе дә шәһәрнең мәдәни тормышында мөһим урын алып торырга тиеш.

«Башкортстанның тере палитрасы» бөтенрусия пленэры – сәнгать чарасы гына түгел, ә сынлы сәнгатьне һәм мәдәни туризмны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачучы әһәмиятле мәдәни проект. Әлеге проект Башкортстан Башлыгының грантлар фонды ярдәмен алды.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Айсылу Камалова